Республика буйлап, "Чистые берега" - "Чиста яр буйлары" конкурсы бара. Безнең районнан иң беренчеләрдән булып, Бөрбаш авыл җирлеге үз территориясендәге сулыкларның яр буйларын чистарткан иде. Инде менә хәзер Сосна авыл җирлеге дә актив рәвештә кушылды. Район халкының су керергә яратып йөри торган плотина буйларын чүп-чардан арындырдылар.