Норма авылында яшәүче Сәмигуллина Әминә Галиевнага 15 июль көнне 95 яшь тулды. Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Норма авыл җирлегенең башкарма комитеты җитәкчесе башлыгы Тимур Гатауллиннар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.