Хөрмәтле райондашлар! Хезмәт сөючән Балтач халкы! Туган җиребезне хөрмәт итеп, бәйрәмебезне зурлап кайткан кадерле кунаклар!
Сезне район Советы, башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән күркәм бәйрәмебез – милли Сабан туе белән ихластан тәбрик итәм! Борынгы заманнардан ук язгы сабан һәм муллык бәйрәме буларак барлыкка килгән Сабантуе – ел саен көтеп алына торган шатлыклы вакыйга. Сабантуенда без язгы чәчүгә нәтиҗә ясыйбыз, мәйдан түренә иң элек кыр батырларын чакырып, аларга рәхмәтебезне һәм ихтирамыбызны белдерәбез. Авыл хезмәтчәннәренең районыбыз социаль икътисадый үсешенә керткән олы хезмәтләре чиксез хөрмәткә лаек. Без аларның уңышлары белән горурланабыз, безнең – балтачлыларның, киләчәккә өмет белән каравыбыз өчен төпле нигезләребез, яхшы гамәлләребез бар. Менә быел да, игенчеләребезнең гомуми фидакарь тырышлыгы белән сабан культуралары орлыклары җир куенына салынды, язгы чәчүнең уңышлы төгәлләнүендә авыл хезмәтчәннәренең бердәмлеге, хезмәт күтәренкелеге шушы җаваплы кампаниядә матур чагылыш тапты.
Әлеге чор шулай ук терлекчелектә мул продукция җитештерү, күрсәткечләребезне яхшырту чоры да. Балтач районы үзенең сөте белән бик данлыклы, республика буенча иң күп һәм югары күрсәткечләр белән сөт сатуыбыз, шулай ук районыбызның дәрәҗәсен ныгыта. Монда, әлбәттә, районыбыз хуҗалыкларында киеренке хезмәт башкарган фидакәрь терлекчеләребезнең роле бик зур. Һәм инде районыбызның шушы җаваплы һәм икътисадый яктан иң әһәмитяле тармагында эшләүчеләр җәйге мөмкинлекләрдән дә уңышлы файдаланырлар дип ышынам.
Сабантуй бәйрәме безнең милләтнең кунакчыллык, күңел киңлеге, рух күтәренкелеге кебек асыл сыйфатларын чагылдыра. Ә инде безнең күп милләтле районыбызда узган Сабантуйлары – халыклар дуслыгын чагылдыручы символ буларак та тормышыбызда әһәмиятле роль уйный, төрле милләт, төрле дин вәкилләрен бер мәйданга җыя.
Хөрмәтле Балтач халкы, бәйрәмебез кунаклары! Милли бәйрәмебез булган Сабантуйларда киң мәйданнарда бүген бергә-бергә көч-гайрәттә, җитезлектә, тапкырлыкта, осталыкта көч сынашыйк, яңа талантларны, яңа батырларны ачыклыйк. Дәртле һәм күңелле Сабантуй бәйрәме тормышыбызга ямь өстәсен, игелекле гамәлләргә рухландырсын, тагы да канатланып эшләргә көч һәм күнел күтәренкелеге бирсен. Һәрбер гаиләгә исәнлек, иминлек, бәхет - шатлык телим, бәйрәмнәребезне матур итеп, иминлектә үткәрик. Басу-кырларда яшел хәтфәдәй күтәрелеп килгән игенәребез шаулап үссеннәр, алтын көзләрдә мул уңыш биреп, безне тагын бер кат шатландырсыннар. Сабантуйларын яхшы кәефтә үткәрик, бәйрәмебез котлы булсын!
Ихтирам белән район башлыгы Рамил Нотфуллин