Хәтер аша якты киләчәк!

2017 елның 23 июне, җомга

Хәтере, тарихы булган ил-ул зур киләчәге булган бетмәс, югалмас җәүһәр! Ләкин кызганычка каршы, кешелек бик зур афәтләр кичерергә мәҗбүр шул. Күбесе үзенең тынычсызлыгы барәбәренә башкаларның гомерен алып китүгә дә китерә. 22 июнь илебез күгендә “Хәтер көне” буларак билгеләп үтелә. Авыр , сагышлы уйлар аша без китапханәчеләр дә бу уңайдан чаралар үткәрәбез. Хәтер көнен Көек китапханәсендә дә мәктәпкәчә яшьтәге һәм башлангыч сыйныф укучылары белән бергә “Хәтер аша якты киләчәк” исеме астында әңгәмә һәм рәсем күргәзмәсе булдырдык. Сугышның алып килгән ачы афәте, һәркем өчен дә тетрәндергеч зур югалтулар китрүен балаларга аңлатылды. Алар бу тарафтан, үзләре дә бик тирән фикерләр җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International