Балалар өчен очрашу

2017 елның 22 июне, пәнҗешәмбе
20 июнь көнне Арбор мәдәният йорты хезмәткәрләре мәктәп яны лагерындагы балалар өчен очрашу уздырдылар. Безгә кунакка Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, А.Алиш исемендәге премия лауреаты, берничә мәртәбә бәллүр каләм премиясе лауреаты, бик күп китаплар авторы, шагыйрә, "Шәһри Казан" газетасы журналисты Йолдыз Шәрәпова килде. Балалар аның белән бик шатланып фикер алыштылар, Йолдыз апа аларга үзенең матур шигырьләрен сөйләде, истәлеккә китабын бүләк итеп калдырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International