Күңелләрдә калган мәңгелек яра

2017 елның 23 июне, җомга

Чепья авыл китапханәчесе 22 июнь Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан "Наз" тернәкләндерү үзәгендә  ял итүчеләр өчен БВС ветераны Галиев Гарифҗан Галиевич белән очрашу үткәрә. Ветеран сугыш елларында кичергән газапларын, сугыш афәтләрен, ерткыч Гитлер, Гимлер турында эзлекле итеп сөйләде.Тернәкләнүчеләр үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар ишеттеләр. Очрашу ил-көннәребезнең тыныч, мондый афәтләрне башка күрергә язмасын дигән теләк белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International