17 июнь көнне Борнак авыл китапханәсендә “ Наркотиксыз тормыш”айлыгы кысаларында “Наркомания-афәт ул” исемле әңгәмә яшьләр белән үткәрелде.
21июнь көнне Балтач үзәк зурлар һәм балалар китапханәсе “Балтач” ял паркында 22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан “Онытырга һич юк хакыбыз!” дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим итте.
«Кызыл юл» җәмгятенеӊ Чутай авылында урнашкан терлекчелек комплексында быелгы терлек азыгы кабул итәрлек итеп 2 зур траншеяны реконструкция үткәреп, файдалануга тапшырырга уйлыйлар.
Әле күптән түгел генә баш калкыткан күпьеллык үлән мәйданнары инде чабарлык булып өлгереп тә җитте. Бүгенге көндә һәр хуҗалык җитәкчесенә тиешле күләмдә терлек азыгы әзерләү бурычы йөкләнгән.
Районда иң беренчеләрдән булып, Тимирязев исемендәге һәм "Татарстан" хуҗалыклары керешеп китте. Берәр көнгә генә калышып, "Бөрбаш" җәмгыяте дә кушылды. Әлеге өч хуҗалыкта да терлек азыгын басуда төргәкләү ысулы белән сенаж әзерлиләр. Бөрбашлылыр эшне кызу тоталар, бүгенге көнгә алар 165 тонна, "Татарстан" - 120 тонна, ә Тимирязев исемендәге хуҗалык 250 тонна чапкан печәннең 100 тоннасыннан сенаж ясый алган.
Шулай ук "Дуслык", "Сорнай", "Кызыл юл", "Яңа тормыш", "Игенче" җәмгыятьләре хезмәтчәннәре дә нәтиҗәле генә башлап җибәрделәр.
Сыйфатлы терлек азыгы - ел әйләнәсенә җитәрлек сөт чыганагы диләр, бу гыйбарәне истә тоткан мәлдә, вакытның кадерен югалтмый, тиз арада печәнне беренчел чабуны башкарып чыгу өчен зур җаваплылылык һәм тырышлык таләп ителә.
23 июнь - җомга көнне Балтач бистәсендә 18.00 сәгатьтә ӘРӘПӘ җыю башланып китә. Әрәпә җыюда катнашучылар иң элек район мәдәният үзәге янындагы мәйданга җыелып, район башкарма комитеты җитәкчелегенең хәер-фатихасын алып, бистә урамнары буйлап таралачак.
Сабантуйга бирнә, бүләк җыюны безнең Балтач якларында матур һәм үзенә күрә бер кабатланмас исем белән Әрәпә җыю дип атыйлар. Бу безнең бер миллилегебезне, гореф-гадәтебезне күрсәтә.
29 июньдә Куныр авыл җирлегенә керүче матур табигатьле Дорга авылы халкы үзләренең традицион "Авыл көне" бәйрәмен билгеләп үтә.
Бәйрәмнең төп кунагы - Татарстан Республикасы керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле.
Башлана 16.00 сәгатьтә. Рәхим итегез!!!
27 июнь - киләсе атнаның сишәмбе көнендә бистә үзәгендәге "Балтач" ял паркында "Яшьләр көне" үтәчәк. Бәйрәм 19.00 сәгатьтә башлана. Бәйрәм программасы бай һәм мавыктыргыч итеп әзерләнгән. Казаннан популяр эстрада артистлары кайтуы да көтелә. Шулай ук районыбызның үзешчән җырчы егет-кызларыбыз да үзләренең талатлары белән сокландырачак.
Программада иң актив лидер яшьләргә - Рәхмәт хатлары, ГТО нормативларын тапшыручыларга - значоклар, 14 яше тулган яшь гражданнарга - паспорт, ике яки аннан күбрәк бала табучы яшь әниләргә - "Ана (гаилә) капиталы" сертификаты тапшыру тантаналары бәйрәмгә истәлекле мизгелләр бүләк итәчәк. Шулай ук иң яхшы бизәлгән бала арбасына "Парад колясок" дигән конкурс та була. Бу бәйгедә иң тырыш, фантазиягә бай булган яшь гаиләләр ачыкланачак.
29нчы июнь көнне Балтач бистәсе үзәгендәге паркта 11нче сыйныфны тәмамлаучылар арасында чыгарылыш балы узачак.
Чыгаралыш сыйныф укучыларын һәм әти-әниләрен 29нчы июнь көнне "Балтач" ял паркында сәгать 18.30да башланып китәчәк әлеге бәйрәмгә чакырып калабыз.
Районыбызның бердәнбер мари авылы булган Улисьялда "Авыл көне"н билгеләп үттеләр. Биредә берегеп, ата-бабалары нигезен таркатмый гомер итүче бердәм, дус райондашларыбызның гореф-гадәт, йолаларын саклау, аларны киләчәк буынга тапшыру юнәлешендә үзенчәлекле эш башкарулары - күпмилләтле районыбыз өчен горурлык булып тора.
Күрше-тирә авыллардан килгән халык та аларның дәртле җыр-моңнарына, гармунчыларның көйләренә кушылып бер мәйданда чын күңелдән бәйрәм итте.
Зур осталык, зәвык белән әзерләнгән әлеге авыл бәйрәме матур хатирәләре белән күңелләрдә озак сакланыр...