Әле күптән түгел генә баш калкыткан күпьеллык үлән мәйданнары инде чабарлык булып өлгереп тә җитте. Бүгенге көндә һәр хуҗалык җитәкчесенә тиешле күләмдә терлек азыгы әзерләү бурычы йөкләнгән.
Районда иң беренчеләрдән булып, Тимирязев исемендәге һәм "Татарстан" хуҗалыклары керешеп китте. Берәр көнгә генә калышып, "Бөрбаш" җәмгыяте дә кушылды. Әлеге өч хуҗалыкта да терлек азыгын басуда төргәкләү ысулы белән сенаж әзерлиләр. Бөрбашлылыр эшне кызу тоталар, бүгенге көнгә алар 165 тонна, "Татарстан" - 120 тонна, ә Тимирязев исемендәге хуҗалык 250 тонна чапкан печәннең 100 тоннасыннан сенаж ясый алган.
Шулай ук "Дуслык", "Сорнай", "Кызыл юл", "Яңа тормыш", "Игенче" җәмгыятьләре хезмәтчәннәре дә нәтиҗәле генә башлап җибәрделәр.
Сыйфатлы терлек азыгы - ел әйләнәсенә җитәрлек сөт чыганагы диләр, бу гыйбарәне истә тоткан мәлдә, вакытның кадерен югалтмый, тиз арада печәнне беренчел чабуны башкарып чыгу өчен зур җаваплылылык һәм тырышлык таләп ителә.