Районыбызның бердәнбер мари авылы булган Улисьялда "Авыл көне"н билгеләп үттеләр. Биредә берегеп, ата-бабалары нигезен таркатмый гомер итүче бердәм, дус райондашларыбызның гореф-гадәт, йолаларын саклау, аларны киләчәк буынга тапшыру юнәлешендә үзенчәлекле эш башкарулары - күпмилләтле районыбыз өчен горурлык булып тора.
Күрше-тирә авыллардан килгән халык та аларның дәртле җыр-моңнарына, гармунчыларның көйләренә кушылып бер мәйданда чын күңелдән бәйрәм итте.
Зур осталык, зәвык белән әзерләнгән әлеге авыл бәйрәме матур хатирәләре белән күңелләрдә озак сакланыр...
20 июнь көнне Балтач муниципаль районының
террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе утырышы булып узды.
Комиссия утырышында көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Республика һәм районның террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе протоколларының үтәлеше, Комплекс планының үтәлеше. Бу хакта
Балтач район башлыгы ярдәмчесе Энҗе Гарипова чыгыш ясады.
2. Аеруча әһәмиятле һәм тереклекне тәэмин итү (жизнеобеспечение) объектларында террорчылыкка каршы саклангыч чаралар таләбен үтәү турында объект җитәкчеләре А.Р.Бахтиозин, Р.Ф.Гарафиев чыгышлары тыңланды.
2017 нче елның 20 нче июнендә “Арттерапия” социаль программасы кысаларында, «Наз» социаль-тернәкләндерү бүлекчәсенә Балтач муниципаль районың мәдәният үзәге каршында эшләп килүче “Автоклуб” хезмәткәрләре катнашында хәйрия концерты булып узды.
Тернәкләнүчеләрне әлеге чара чын-чынлап җыр-моң дөньясына алып керде. Алып баручы Әухадив Раннур Фәннур улы концертны төрле шаян-көлкеле шигьри-мәзәкләр белән дәвам итте. Әсхадуллина Айсылу, Хәдиева Эльвира җырлаган җырлар өчен тамашачылар көчле алкышларга күмделәр. Концерт азагында өлкәннәребез рәхмәт йөзеннән башкаручыларга теләк-тәкъдимнәрен җиткерергә ашыктылар.
Уздырылган әлеге чаралар тернәкләнүчеләргә күңел күтәренкелеге, яшәү дәрте өсти.
Мәктәп яны лагерына йөрүче балалар һөнәр ияләре белән танышу максатыннан, җирлегебездәге учреждениеләр һәм анда эшләүче апалар-абыйлар белән танышып йөриләр. Алар Куныр авыл җирлегендә, элемтә бүлегендә, фельдшер-акушерлык пунктында, «Якты юл» җәмгыяте бухгалтериясендә, техника паркында булдылар, дип хәбәр итәләр Кунырдан.
Район яшьләр эше һәм спорт бүлеге район үзәк авылара китапханәләр челтәре хезмәткәрләре белән берлектә шигырь язучы яшьләр арасында «Шигырьләрем аша мине аңларсыз» дигән иҗади конкурс оештыра.
Әлеге конкурста районыбыз җирлегендә туып-үсеп, иҗат итүче, 18 - 35 яшьлек егет һәм кызлар катнаша ала.
2017 нче елның 19 нчы июнендә “Социаль туризм» программасы кысаларындаЧепьяда авылындагы ”Наз” социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучы мөмкинлекләре чикле кешеләр hәм пенсионерлар татар халкының Бөек шагыйре Габдулла Тукайның тормыш юлына, иҗатына багышланган “Тукай – Кырлай” музеена сәяхәткә бардылар.
Район Сабан туеның быелгы сюрпризы әлегә сер булып кала?!
Район башлыгы Рамил Нотфуллин Карары нигезендә, агымдагы елның Сабантуй бәйрәмен уздыру авыл җирлекләрендә - 1 июльгә, ә район үзәгендә - 2 июльгә дип билгеләнде.
"Сабантуй" паркында уза торган район Сабан туе якшәмбе көнне сәгать 11.00дә мәртәбәле кунаклар катнашында тантаналы төстә башланып китәчәк.
Сәрдегән авылында яшәүче Фәйзрахманова Нәгыймә Мөхәммәди кызына 17 июнь көнне 90 яшь тулды.