Балтач мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашында хәйрия концерты булды

2017 елның 22 июне, пәнҗешәмбе

2017 нче елның 20 нче июнендә “Арттерапия” социаль программасы кысаларында, «Наз» социаль-тернәкләндерү бүлекчәсенә Балтач муниципаль районың мәдәният үзәге каршында эшләп килүче “Автоклуб” хезмәткәрләре катнашында хәйрия концерты булып узды. 

Тернәкләнүчеләрне әлеге чара чын-чынлап җыр-моң дөньясына алып керде. Алып баручы Әухадив Раннур Фәннур улы концертны төрле шаян-көлкеле шигьри-мәзәкләр белән дәвам итте. Әсхадуллина Айсылу, Хәдиева Эльвира җырлаган җырлар өчен тамашачылар көчле алкышларга күмделәр. Концерт азагында өлкәннәребез рәхмәт йөзеннән башкаручыларга теләк-тәкъдимнәрен җиткерергә ашыктылар. 
Уздырылган әлеге чаралар тернәкләнүчеләргә күңел күтәренкелеге, яшәү дәрте өсти.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International