Игътибар!!! Яшь шагыйрьләр өчен иҗади конкурс

2017 елның 22 июне, пәнҗешәмбе

Район яшьләр эше һәм спорт бүлеге район үзәк авылара китапханәләр челтәре хезмәткәрләре белән берлектә шигырь язучы яшьләр арасында «Шигырьләрем аша мине аңларсыз» дигән иҗади конкурс оештыра. 

Әлеге конкурста районыбыз җирлегендә туып-үсеп, иҗат итүче, 18 - 35 яшьлек егет һәм кызлар катнаша ала. 

Жюри хөкеменә татар яки рус телләрендә, ирекле темага язылган 5 шигырь тәкъдим ителә. Конкурста катнашуның соңгы көне 23 июньдә. Ә җиңүчеләр 27 июнь көнне "Балтач" үзәк ял паркында "Яшьләр көне" уңаеннан оештырылган бәйрәмдә бүләкләнәчәк. 

Әлеге конкурсның төп шартлары белән биредә таныша аласыз:

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International