20 июнь көнне Балтач муниципаль районының
террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе утырышы булып узды.
Комиссия утырышында көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Республика һәм районның террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе протоколларының үтәлеше, Комплекс планының үтәлеше. Бу хакта
Балтач район башлыгы ярдәмчесе Энҗе Гарипова чыгыш ясады.
2. Аеруча әһәмиятле һәм тереклекне тәэмин итү (жизнеобеспечение) объектларында террорчылыкка каршы саклангыч чаралар таләбен үтәү турында объект җитәкчеләре А.Р.Бахтиозин, Р.Ф.Гарафиев чыгышлары тыңланды.
3. "Сабантуй" бәйрәме белән бәйле мероприятияләр үткәрү вакытларында Балтач район халкының куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча эшне оештыру турында район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе И.К.Усманов чыгыш ясады. Массакүләм бәйрәм чараларында һәркемне металлл эзләгез җайланма белән тикшерүгә һәм "пропускной режим"ны кертүгә район халкын гадәтләндерергә кирәк, дип басым ясады.
4. Район җирлегендә террорга каршы көрәш буенча эшне оештыруда вазыйфаи затларның персональ җаваплылыгы турында чыгыш ясар өчен сүз район башкарма комитеты җитәкчесе ярдәмчесе Равил Таҗетдиновка бирелде.
Шулай утырышта каралган мәсьәләләргә өстәп район прокуроры Айрат Низамиев та районының террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе эшчәнлегенең әһәмиятен, саклык чараларының мөһимлеген, тиешле чаралара үтәлмәгәндә җавап тотарга кирәк булачагын ассызыклады . Иминлекне булдыру, аны саклау - бүгенге көндә иң актуаль проблемаларның берсе, дип бәяләде.
Көн тәртибендә күтәрелгән мәсьәләрдә аеруча әһәмиятле һәм тереклекне тәэмин итү (жизнеобеспечение) объектларында террорчылыкка каршы саклангыч чаралар таләбе үтәү турында каралды. Район электр челтәрендә һәм “Ялтра”, “Восточный” водозаборларында булган кимчелекләр әйтелде:
Район электр челтәре буенча – объектка видеонаблюдение куярга, объектны хәбәр итү системасы белән җиһазландырырга (системой оповещения громкой связи).
“Ялтра”, “Восточный” водозабор-коймаларның биеклеген 2 метр итәргә, видео күзәтү җиһазы (наблюдение) куярга, “Восточный” водозаборда охрана булдырырга кирәклеге искәртелде .
Комиссия утырышын алып барган район башлыгы Рамил Нотфуллин үзенең фикер-тәкъдимнәрен ирештерде:
- Район халкының иминлеген саклау, терроризм куркынычсызлыгына каршы чаралар күрү, учреждениеләрдә, оешмаларда терроризм һәм экстремистлыкка каршы җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү безнең бурыч. Күрәсез бу хәзер тагы да катгыйланды. “Террорчылыкка каршы тору турында”гы Федераль Законга үзгәрешләр кертелде. Узебез дә Уставка үзгәрешләр кертәбез. Бүген Президиум утырышында карап үттек. Моннан тыш распоряжение белән террор куркынычсызлыгына каршы чаралар күрү буенча эшне оештыруда шәхси җаваплылык йөкләнде. Алар үтәлмәгән очракта законда административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган. Террорчылыкка каршы көрәш комиссиянең күрсәтмәләрен үтәмәү – ул законны бозу. Без куйган таләпләр генә түгел, Президент тарафыннан куелган таләпләр бу. Район халкының иминлеген саклау, терроризм куркынычсызлыгына каршы чаралар күрү буенча эшне оештыруга тагында җаваплы карарга кирәк була.
Шуңа күрә бугенге көндә прокуратураның судка дәгъва гаризасын көтеп тормыйча сорауларны хәл итү зарур.
Шуларны исәптә тотып иң элек потенциаль куркыныч объектлар, аеруча әһәмиятле, һәм тереклекне тәэмин итү (жизнеобеспечение) объектлары җитәкчеләренә террорчылыкка каршы саклангыч чараларны үтәүне тулысынча тәэмин итәргә.
Корбан бәйрәмен уздырганда куркынычсызлыкны тәэмин итү чараларын булдыру, үтәү районның җирлек башлыклары белән полиция хезмәткәрләре берлектә жаваплы.
Шулай ук якынлашып килгән Сабантуй вакытында да һәр җитәкченең Сабантуй кунакларының куркынычсызлыгына һәм уңайлылыгына аерым игътибар бирү кирәк. Бәйрәмнәр вакытында аеруча уяу, җаваплы булу мөһим.
Беренче чиратта, читтән килгән кешеләргә игътибарлы булырга. Гражданнарның иминлеген тәэмин итүдә район үзәгендә генә түгел, авыл җирлекләрендә ирекле халык дружиналары зур роль уйный ала, алар бу юнәлештә эчке эшләр органнары белән бергә эшләргә тиеш.
Террорчылыкка каршы көрәш район комиссиясе карарлары авыл җирлекләре башлыклары, предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре тарафыннан катгый үтәлергә тиеш! - дип белдерде.
https://vk.com/album-122979932_245021520