27 июнь - киләсе атнаның сишәмбе көнендә бистә үзәгендәге "Балтач" ял паркында "Яшьләр көне" үтәчәк. Бәйрәм 19.00 сәгатьтә башлана. Бәйрәм программасы бай һәм мавыктыргыч итеп әзерләнгән. Казаннан популяр эстрада артистлары кайтуы да көтелә. Шулай ук районыбызның үзешчән җырчы егет-кызларыбыз да үзләренең талатлары белән сокландырачак.
Программада иң актив лидер яшьләргә - Рәхмәт хатлары, ГТО нормативларын тапшыручыларга - значоклар, 14 яше тулган яшь гражданнарга - паспорт, ике яки аннан күбрәк бала табучы яшь әниләргә - "Ана (гаилә) капиталы" сертификаты тапшыру тантаналары бәйрәмгә истәлекле мизгелләр бүләк итәчәк. Шулай ук иң яхшы бизәлгән бала арбасына "Парад колясок" дигән конкурс та була. Бу бәйгедә иң тырыш, фантазиягә бай булган яшь гаиләләр ачыкланачак.
Җыр-бию, дәртле музыка, дискотека - барысы да районыбыз яшьләре өчен. Рәхим итегез!
Бәйрәм вакытында район үзәгендә транспорт агамына бер кадәр үзгәреш керәчәк: сәүдә нокталары куелу сәбәпле, Нариман урамыннан "Сбербанк"ка таба менә торган Чехов урамы ябылып торачак. Шоферларның юл йөрү билгеләренә игътибарлы булулары сорала.
Бәйрәмгә килүчеләргә машина кую өчен урыннар булдырылды:
- үзәк универмаг артындагы мәйдан;
- 1нче номерлы балалар бакчасы янәшәсендә;
- "Татфондбанк" бинасы артында;
- район мәдәният үзәге янәшәсендә;