Районның коррупциягә каршы көрәш комиссиясе секретаре, район башлыгы ярдәм чесе Энҗе Гарипова 9 декабрь – Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан, хезмәт коллективлары белән очраша һәм коррупциягә каршы көрәшнең асылы хакында мәгълүматлар җиткерә. Бүген – 6 декабрь көнне шундый чараның берсе – “Балтач газы” идарәсендә булды. Иртәнге киңәшмә вакытында Энҗе Фәритовна Гарипова җитәкчелек белән очрашып, районда уза торган коррупциягә каршы көрәш эшчәнлеге белән таныштырды, Федераль Законга кертелгән үзгәрешләргә хакында ассызыклап үтте, җаваплы хезмәткәрнең хезмәт вазыйфаларыннан файдаланып ришвәт алу яки бирүнең закон бозу очрагы булуын, мондый фактлар расланганда җаваплылыкка тартылуын искәртте. Идарәнең мәгълүмати хәбәрләр тактасында урнаштырылган “Корпоратив этика Кодексы” белән танышып чыкты.
Чепья балалар китапханәчесе "Әкият" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә "Кыш бабайга хат яз" акциясен үткәрде. Балаларга кыш турында китаплар тәкъдим күрсәтелде, табышмаклар әйтелде. Соңыннан хатны ничек язарга икәне аңлатылды, балаларның теләкләре тыңланды.
Бөрбашта Мәүлид бәйрәмен зурлап уздырдылар, ул берничә чараны берләштерде. Авылда мәчет ачылуның 25 еллыгы һәм район имамнарының гомуми нәтиҗәләр буенча айлык җыелышы истәлекле мизгелләргә бай булды.
2нче декабрь көнне Казан шәһәре шахмат мәктәбендә муниципаль хезмәткәрләр арасында шахмат буенча Спартакиада ярышлары үтте. Әлеге ярышларда безнең район командасы составында Сәләхетдинова Рәзинә һәм Сафин Илнар катнашты. Алар матур уен күрсәтеп яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. 9 уеннан 7 очко жыеп...
30 ноябрь көнне Пыжмара авыл китапханәсендә ТР конституциясенең 25 еллыгы уңаеннан китап күргәзмәсе төзелде һәм "Конституция- илнең төп законы" дип исемләнгән күзәтү үткәрелде.
28 ноябрь көнне Пыжмара авыл китапханәсендә әниләр көне уңаеннан "Әниемнең йөрәк җылысы"исемле кичә үткәрелде.Әниләрне бәйрәм белән авыл җирлеге башкарма комитетының урынбасары Гайсина И.Р. котлады.Бу кичәдә әниләргә карата бик матур теләкләр, рәхмәт сүзләре әйтелде.Кичәбез чәй табыны артында дәвам итте.Бәйрәм һәркемнең күңелендә җылы хисләр калдырды.
Пыжмара авыл китапханәсендә Октябрь Революциясенең 100 еллыгы уңаеннан өлкәннәргә "Без- Октябрь балалары,гаделлекне күргән буын" исемле әңгәмә үткәрелде.
3 декабрь көнне Яңгул мәдәният йортында шушы авылның данлыклы көрәш батыры, РСФСРның спорт мастеры Дамир Сафиуллин истәлегенә багышланган көрәш бәйгесе булды. Барлыгы 16 команда катнашты.
Мөмкинлеге чикле райондашларыбызны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча җаваплы урынбасары Илһам Гайнетдинов котлады. Ул район башлыгы Рамил Нотфуллин һәм район Советы, башкарма комитеты исеменнән ихлас котлауларын, теләкләрен ирештерде. Шулай ук Балтачыбыз халкына юридик яктан хезмәт күрсәткәне өчен районыбызның күрмәүчеләр җәмгыяте җитәкчесе, юрист-консультант Ранил Гыйльвановка һәм Россия һәм Татарстан күләмендә уздырылган ярышларда актив катнашып призлы урыннар яулаганы өчен Фәнис Сөләймановка район башлыгының “Рәхмәт хаты”н тапшырды.
Яңгул авылында яшәүче Закирова Галия Закир кызына 3 декабрь көнне 90 яшь тулды.