7 декабрь көнне район Советының утырышлар залына районның коррупциягә каршы көрәш комиссиясе тарафыннан үткәрелгән иҗади конкурсларда җиңү яулаган укучылар һәм аларның җитәкчеләре чакырулы иде.Җиңүчеләрне район Советы аппараты җитәкчесе Ирек Сабиров, районның коррупциягә каршы көрәш комиссиясе секретаре, район башлыгы ярдәмчесе Энҗе Гарипова һәм иҗтимагый Совет рәисе, "Хезмәт" газетасы редакторы Вакыйф Зәкиев тәбрикләде. Укучыларга Дипломнар һәм сертификатлар тапшырылды.
Смәел авыл китапханәсе инвалидлар декадасы уңаеннан “Без төрле-без бергә” дигән исем астында чара уздырды.Укучы балаларда кайгыртучанлык, изгелек хисләрен тәрбияләү максатыннан уздырылган чарада мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең тормыш-көнкүреше турында видеороликлар күрсәтелде,Ф.Яруллинның шигырьләре укылды.
2017 елның 4 нче декабрендә “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, “Наз” үзәге директоры Гөлнара Әхмадиева, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы әйдәп баручы хезмәткәре Гөлназ Шакирова, пенсия фондының әйдәп баручы хезмәткәре Гадения Муллагалиева, мәшгульлек үзәге әйдәп баручы белгече Фәрит Гәрәев белән очрашу булып узды.
Социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре социаль өлкәдәге яңалыклар, санатор-курорт юлламаларының тәртибе белән таныштырдылар.
Пенсия фонды хезмәткәре киләсе елга социаль түләүләр һәм пенсия буенча яңалыкларны аңлатып китте.
Фәрит Хафиз улы мөмкинлеге чикле кешеләргә ИПР һәм ИПРА программаларын тормышка ашыру максатыннан яңа туган мөмкинлекләрне санады. Шулай ук Гөлназ Фәрит кызы кулланучылар хокукларын саклау буенча законнар белән таныштырды, авыл халкын борчыган барлык сорауларга квалификацияле җаваплар бирде. Шулай ук урлашучылар эше турында һәм Халык контроле турында мәглүмәт җиткерде.
Очрашу азагында тернәкләнүчеләргә мәглүмат туплаганган буклетлар, “Наз хәбәрләре” газетасы таратылды.
7 декабрь көнне инвалидлар декадасы кысаларында Балтач үзәк балалар китапханәсендә мөмкинлекләре чикләнгән нәни китап укучылар һәм аларның әниләре очрашуга килделәр. Алар тозлы камырдан кышка багышланган “ Кышның матур мизгелләре” исеме астында кыш күренешләренә багышланган картиналар ясадылар. Яңа китап, журналлар белән таныштылар. Китапханә сабыйларны үзенең күчтәнәчләре белән сөендерде.
Бөек Октябрь революциясенең 100 еллыгына карата Чепья балалар китапханәсендә "Октябрь 17го года. Как это было?" китап күргәзмәсе ясалып куелды. Урта мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылар өчен күргәзмә янында китапларга күзәтү үткәрелде.
2017нче елның 9нчы декабрендә Мордовия Республикасының Саранск шәһәрендә Геройлар көнен билгеләп үтәләр. Бу чарага Иске Көшкәт авылыннан геройларча һәлак булган Исаев Олег Николаевичның әти-әнисе Вера Петровна белән Николай Степанович Исаевлар да чакырулы.
6 декабрь көнне Алан авылы китапханәсе клуб белән берлектә, инвалидлар декадасы кысаларында “Мәрхәмәтлелеккә чикләр юк” исемле чара белән мөмкинлекләре чикле булган Марданов Нияз һәм Нурзидә апа гаиләсендә булдылар. Башлангыч мәктәпнең 4 сыйныф укучылары аларга кечкенә концерт номерлары әзерләгән иделәр. Мардановлар үзләренә булган игътибар өчен зур рәхмәт әйттеләр.
Чепья авылында яшәүче Шестакова Елизавета Егоровнага 6 декабрь көнне 90 яшь тулды. Балтач муниципаль районы башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Борнак авыл җирлеге башлыгы Шамил Хәбибуллин, җаваплылыгы чикләнгән «Борнак» җәмгыяте бригадиры Вазыйх Хәкимуллиннар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.
9 декабрь - "Геройлар көне"ндә районыбызда Бөтенрәсәй спорт фестивале узачак. Россия шәһәрләре буйлап старт алган “Әтиемне, әниемне һәм хоккейны яратам” (Люблю папу, маму и хоккей”) дип исемләнгән Бөтенрәсәйкүләм дәрәҗәле спорт фестивале безнең районда да үтәчәк. Бу чара “Балтач” спорткомплексы янындагы шугалакта оештырыла.