23 апрель көнне 17.30 минутта туры эфирда «Яңа гасыр трибунасы» телетапшыруында "Безнең Татарстан" VIII Республика яшьләр форумы кысаларында коррупциягә каршы көрәш проекты хакында сөйләшү оештырыла.
Татарстан Республикасы Президенты инициативасы буенча 9 апрель көнне Казан Кремлендә коррупциягә каршы көрәш сәясәте буенча “Татарстан - яңа гасыр” телеканалында чыгучы «Яңа гасыр трибунасы» тапшыруы өчен сораулар әзерләнде.
Әлеге киңәшмәдә коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты идарәсе, Татарстан Республикасы Яшьләр эше һәм спорт министрлыгы, региональ һәм республика иҗтимагый яшьләр сәясәте өчен җаваплы оешма һәм Совет, югары уку йорты вәилләре, тармак министрлыгы һәм ведомстволары хезмәткәрләре катнашты.
Коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты идарәсенең бүлек мөдире Алексей Панкратов “Безнең Татарстан” VIII республика яшьләр форумы кысаларында “Татарстан – коррупциясез территория” дип аталган тематик мәйданчык эшләячәк. Бу мәйданчыкта проект белән катнашу өчен 94 гариза кабул ителгән. Шулар арасыннан 3 проект финалга сайлап алынды. Алар 24-25 апрель көннәрендә форумда тәкъдим ителәчәк. Әлеге проектлар яшьләр даирәсендә һәм белем бирү учреждениеләрендә коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча тәрбия бирүгә багышланган. Шулай ук уку йортларында , студентларның җирле үзидарәсендә коррупциягә каршы профилактика эшен оештыруны активлаштыруга юнәлгән.
Бу темага кагылышлы сораулар булганда anticorruption.RT@tatar.ru адресына мөрәҗәгать итүегез сорала.