Елга ике тапкыр балалар бакчалары арасында узучы «Зеленый огонек» дип исемләнгән, юл йөру кагыйдәләренә багышланган конкурс булып үтте. Бу чарада районыбызның балалар бакчаларында эшләүче тәрбиячеләр үзләрен профессиональ яктан курсәтә алдылар. Тәрбиячеләр үз куллары белән төрле өстәл уеннары, презентацияләр, альбомнар ясап бик матур чыгыш ясадылар һәм республикакүләм конкурста “4 нче номерлы Балтач балалар бакчасы” өченче урынны яулады. Мондый чаралар бүгенге көндә бик кирәк, чөнки балаларыбызның юлларда имин йөрүләре, сәламәтлекләре әти –әниләр һәм тәрбиячеләр, мөгаллимнәр өчен дә бик кадерле.