Балтач муниципаль районының коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссия  утырышы булды

2018 елның 12 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген – 12 апрель көнне Балтач муниципаль районының коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссия  утырышы булды.  Утырышта комиссия   әгъзалары, Балтач районы прокуроры Айрат Низамиев, район башкарма комитетының урынбасарлары, бүлек башлыклары, район Советының бүлек башлыклары, авыл җирлеге башлыклары һәм аларның урынбасарлары катнашты.

Комиссия утырышын Балтач муниципаль район башлыгы Рамил  Рәшит  улы Нотфуллин алып барды.

Бүгенге утырышта түбәндәге  мәсьәләләр  каралды:

1. “2017нче елның коррупциягә каршы мониторинг нәтиҗәләре турында” - Балтач район башлыгы ярдәмчесе Энҗе Гарипова;

2. “Җирле үзидарә органнары тарафыннан муниципаль хезмәт күрсәтүдә административ регламентны үтәү һәм контрольләү турында” - Балтач район башкарма комитетының гомуми-оештыру бүлеге җитәкчесе  Алия  Галиева;

3.Балтач район башкарма комитеты тарафыннан  кече һәм урта бизнес эшмәкәрлек эшчәнлеге  үсешендә  субъектларга булышлык, ярдәм күрсәтү турында” - Балтач район башкарма комитетының икътисад һәм фаразлау  бүлеге җитәкчесе  Фәнис Галимҗанов;

4. “2018нче елның беренче кварталында муниципаль хезмәткәрләр һәм муниципаль хезмәт вазифаларын биләүче  затлар белән законда каралган тыюлар, чикләүләрне булдырмау максатыннан башкарылган эшләр турында” - Коррупцион һәм башка төрле хокук бозуларны  кадрлар арасында профилактикалау буенча җаваплы хезмәткәр Балтач район Советының җирле үзидарә органнары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Розалия Хәйруллина;

5. Районда  массакүләм  мәгълүмат чараларында гражданнарны  хокукый  яктан  агарту, коррупциягә каршы көрәш,  пропаганда  эшен оештыру буенча язма материалларны бастыру планнары турында - «Хезмәт” район газетасының баш редакторы Вакыйф Зәкиев чыгыш ясады.

Ясалган чыгышларга карата фикер алышулар булды һәм бурыч-максатлар билгеләнде, карарлар кабул ителде.

Район башлыгы Рамил Нотфуллин: “2017нче елның коррупциягә каршы мониторингы нәтиҗәләре буенча Балтач районының кече һәм урта эшмәкәрлек эшчәнлеге мәсьәләләре  юнәлешендә  17 район  исемлегендә республикада тискәре яктан телгә алынуының сәбәпләрен ачыкларга кирәк. Үткән елда эшмәкәрләрдән безнең җирлектә законсыз акчалата түләүләр (вознограждение) сораган очраклар булуын әйтеп үтәләр (15%), ә 2016 елда - 5% кына булган. Бу юнәлештә район эшмәкәрләре арасында киңәшмә оештырырга тәкъдим итәм”, - дип белдерде.

Шулай ук чираттагы көн тәртибе буенча ясалган чыгышка карата: “Муниципаль хезмәткәрләр һәм муниципаль хезмәт вазифаларын биләүче  затлар белән  укулар оештырырга кирәк. Бигрәк тә  үзләренә йөкләнгән вазифаларны ничек башкарырга  тиешлеге турында басым ясарга.  Дәүләт пошлинасыннан тыш башкарылган барлык муниципаль хезмәт күрсәтү бушлай икәнен исләренә төшерергә кирәк. Һәм бу матбугат битләрендә күрсәтелсә дә начар булмас”, - иде дип ассызыклады район башлыгы.

Балтач районы прокуроры Айрат Низамиев та утырышның көн тәртибендә каралган мәсәләләргә карата үз фикерен белдереп, алда торган планнар белән таныштырды. Муниципаль һәм дәүләт учреждениеләренә прокуратура тикшерүләре оештырылачагы турында искәртте. 

Республиканың коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясенең соңгы карарында матбугат битендә чыккан язма материаллар күп очракта яңалык буларак гына бирелә. Аналитик мәгълүмат бирелми. Журналистлар тарафыннан коррупциягә каршы тематикасы буенча кызыксыну, тикшерүләр үткәрү түбән дәрәҗәдә билгеләп үтелә. Гадел  яшәү рәвешен пропогандалау  юк диярлек безнең матбугат битләрендә. Шуңа күрә быел 2018нче елда районда коррупция турында журналист фикере язма цикларга конкурс игълан итәргә кирәк. Бу язмалар үз чиратында  район җирлегендә журналистлар тарафыннан коррупциягә каршы тематикасы буенча тикшерүләр үткәреп, анализлап язылган булырга тиеш дип саныйм һәм  халыкны да, җитәкчеләрне дә гадел  яшәү рәвешен пропогандалау турында булырга тиеш дигән бурыч куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International