Балтач районы башкарма комитеты каршында эшләп килүче хезмәтне саклау буенча координацион Совет карары белән, 28 апрель – Бөтендөнья хезмәтне саклау көне уңаеннан, районыбыз җирлегендә 5 апрельдән алып 13 майга кадәр “Хезмәтне саклау балалар күзлегеннән” (“Охрана труда глазами детей”) дип исемләнгәнгән рәсем конкурсы игълан ителә.
Әлеге конкурс производствода хезмәт иминлеге һәм хезмәтне саклау мәсьәләсенә киң җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итәргә, бу өлкәдә теоретик белемнәр дәрәҗәсен күтәрергә теләге белән оештырыла. Аларга махсус жюри комиссиясе бәя биргәндә эчтәлегенең темага җавап бирүе, актуальлек, әйләнә-тирәдәгеләр тарафыннан җиңел кабул ителү, оригинальлек, өстәмә кызыклы мәгүлүматы булуына зур игътибар итә.
Конкурста районыбызның барлык белем бирү учреждениеләре дә катнаша ала. Әлеге бәйге 3 төрле яшь үзенчәлекләре буенча бәяләнә:
(Конкурсның шартлары белән тулырак район мәгариф идарәсеннән яки мәктәпләрдән белешергә мөмкин.)