Хезмәтне саклау буенча координацион Советының чираттагы утырышы булды

2018 елның 6 апреле, җомга

4 апрель көнне  Балтач районы башкарма комитеты каршында эшләп килүче хезмәтне саклау буенча координацион Советының чираттагы утырышы булды. Утырышта 28 апрель – Бөтендөнья хезмәтне саклау көне уңаеннан, районыбыз җирлегендә башкарыласы эшләр каралды, максат-бурычлар билгеләнде. Аны район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары,  хезмәтне саклау буенча координацион Совет рәисе Илшат Галимуллин алып барды. 

28 апрельдә илебездә Хезмәтне саклау көне билгеләп үтелә. Бу көн әһәмиятле дата буларак 2003 елда расланган. Аның максаты – хезмәт куркынычсызлыгына игътибарны җәлеп итү, производствода гомерләре өзелгән, сәламәтлекләре какшаган кешеләрне искә алу. Бүген производствода хезмәт куркынычсызлыгын саклау проблемасына битараф түгелләр. Саннардан күренгәнчә, производствода ел саен биш меңнән артык кешенең гомере өзелә. Кешелек дөньясы әлеге проблема белән көрәшми икән, бу саннар тагы да артачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International