Балтач чаңгычылары командасы Сабада узган ярышта өченче булдылар

2018 елның 5 апреле, пәнҗешәмбе

Дүшәмбе, ягъни 2 апрель кичендә Байлар Сабасы районында урнашкан чаңгы трассасында «Winter Ski Cup» дип аталган төньяк районнары арасында чаңгы ярышы буенча кубок этабы булып узды. Эстафетада Саба, Балтач, Кукмара районнары командалары көч сынашты. Беренче урында Саба командасы, икенчедә кукмаралылар. өченчедә - райондашларыбыз калды. 

Исегезгә төшерәбез, мондый ярышларныӊ беренчесе безнеӊ җирлектә узган иде, анда безнеӊ чаӊгычылар  өченче урында булдылар. Ә сабалылар исә ул очракта да беренче урынны алган иде. Гомумән алганда, Саба командасы эстафетаны зур өстенлек белән отты. Үзебезне, «бу юлы безнеӊ команда икенче состав белән чыгыш ясады», дип кенә юата алабыз. Мондый ярышларныӊ соӊгысы бу атна шимбә көн кич белән Кукмарада узачак.

Саба районында узган ярышта катнашкан райондашларыбыз:

Шакиров Рамил

Гайнетдинов Илһам

Заһидуллин Рөстәм

Алексеев Владимир

Накипова Фәридә

Никитин Роман

Зубарев Андрей

Сулейманова Гульшан

Исаев Александр

Григорьева Марина

Хуснутдинова  Роза

Хафизова Илүзә

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International