Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Балтач муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә органнары
Җирлекләр
Координаталардан файдаланып тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Балтач муниципаль районының инвестиция паспорты
Догазификацияләү программасы
Район тормышы
Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Районның төрле оешмалары
Балтач муниципаль районында милли проектлар
Районның стратегиясе
Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының Мактаулы гражданнары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль контроль
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
Иҗтимагый Совет
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Территориаль сайлау комиссияләре (МБСК)
Файдалы мәгълүмат
Татарстан яшьләренә торак
Сатулар турында мәгълүмат
Тематик бүлекләр
Инициатив бюджетлаштыру
Уздырылган Ункөнлекләр
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Документлар
Балтач район Советының карарлары
Район башлыгының карарлары һәм боерыклары
Район башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары
Җайга салу йогынтысын бәяләү (ОРВ)
Электрон-мәгълүмат реестры
Норматив хокукый актларның коррупциягә каршы экспертизасы
Норматив хокукый актлар реестры
Җирлекләрнең карарлары
Норматив хокукый актларга шикаять бирү тәртибе
Шәхси мәгълүматларны саклау
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Район башкарма комитеты җитәкчесенең рәсми чыгышлары
Контактлар
Халыктан сораштырулар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Алдан язылу өчен мәгълүмат
Интернет – кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көнен 2024 елның 12 декабрендә гамәлдән чыгару турында
Белдерүләр
Элемтә
Балтач муниципаль районында коррупциячел һәм башка хокук бозуларны профилактикалау эше өчен җаваплы вазыйфаи затлар
Контакт мәгълүматы
Ышаныч телефоны
Сайт таянычы
Муниципаль районнар
Балтач муниципаль районы
Чүп җыйсаң, Кырымга очасың - чисталык икеайлыгында конкурслар бара
2018 елның 5 апреле, пәнҗешәмбе
1 апрельдән республикада чистарту икеайлыгына старт бирелде. Шушы ике көндә министрлыкка халыктан 11 мөрәҗәгать килеп ирешкән. Көннәр җылыту белән, теләсә кайда калдырып киткән чүпләрне җыясы гына түгел, аның өчен җавап та бирәсе була әле. Май аеннан чүпне юл читенә ташлап калдыручы машина йөртүчеләрне дә махсус камералар төшерә башлый. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстанның Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Валерьевич Шадриков хәбәр итте.
– Чистарту икеайлыгы башланды гына әле. Район башлыгы буларак бу эшемне башкарсам да, министр вазифасында беренче тапкыр катнашуым. 2018 елның "Волонтерлар һәм ирекле ярдәм итүчеләр елы"дип игълан ителүе дә ярдәмгә килә. Төрле экологик чараларда без яшьләргә өметләнеп торабыз, – ди министр. – 2017 елда “ЧИСТАБУЛАЧАК” яшьләр хәрәкәте республиканың 26 районында үз эшен җәелдереп җибәргән иде. Быел исә бу эш барлык районнарда да башкарылачак. 14-15 апрель көннәренә яшьләр өчен “Экояз” дип аталган форум да узачак.
Яңа министр эшне тиз тотарга исәпли. “Казан – иң чиста шәһәрләрнең берсе. Икеайлык вакытында республиканың барлык экология оешмалары көчәйтелгән режимда эшли. Төп юнәлеш – санкцияләнмәгән чүплекләрне юкка чыгару. Шәһәрләр генә түгел, районнар да контрольгә алына”, – диде Александр Валерьевич Шадриков.
Чүпне кеше күрмәгәндә генә ташлап котылып булмас, мөгаен. Экологлар тәртип бозучыларны су өстендә дә, тимер юл транспортында да, хәтта һавадан да күзәтәчәк. Җәяүлеләр турында әйткән дә юк инде. Әле шушы инспекторлар янәшәсенә “Халык контроле” порталы активистлары да кушыла. 2017 елда чистарту икеайлыгы кысасында республикада 10 меңнән артык тәртип бозучы штрафка тартылган. 1 мең 746 санкцияләмәгән чүп ташлау урыннары табылган. Икеайлык тәмамланганда шуларның 1 мең 632сен юкка чыгарганнар.
Экологларга ияреп, үземнең дә рейдка чыккалаганым бар. Кешеләрнең ваемсызлыгына, тирә-якка булган битарафлыкка шаккатасың. Юл кырыйларында өем-өем көнкүреш калдыклары калдырып китәргә дә кыенсынмыйлар. Штрафтан курыксалар гына инде. Бу сумма физик затлар өчен – бер меңнән ике меңгә кадәр, юридик затларга 100 – 250 мең сум тәшкил итә. Тәртип бозуның төренә карап, бу сумма үзгәрергә дә мөмкин. Әйтик, юридик затлар штраф кына түләп котыла алмаска, үз эшләрен 90 тәүлеккә туктатып та торырга мөмкиннәр. Мәктәп укучыларының, актив кешеләрнең экологларга ярдәм иткәнен беләбез. Алар министрлыкка фото, видеосурәтләр дә җибәреп торалар. Шулай ук тиешсез урынга чүп ташлаган машина йөртүчеләр турында да хәбәр салалар. Быел бу ярдәмчеләр сафына студентлар да кушыла ала. Алар өчен махсус кызыксындыру чаралары да уйлап табылган. Иң активларына призлар да биреләчәк, ди министр.
Шушы көннәрдә генә экология инспекторларына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 16 машина ачкычы тапшырды. “Бу автомобильләргә тиешле җиһазлар куелган. Инспекторлар урында ук беркетмә төзеп бирә алалар, – ди Александр Шадриков. – Без быел районнарга зур игътибар бирәчәкбез. Зиратлар, парк-сверлар белән беррәттән, юл кырыйларындагы коймаларны пычрактан арындыру, аларның төзеклеген тәэмин итүне дә максат итеп куябыз. Иң чиста районны балалар мәйданчыгы белән бүләкләргә ниятлибез. Приз шәһәрләргә – өч, районнарга ике номинация буенча биреләчәк. Авыллар турында да уйлыйсы бар.
Александр Шадриков, чистарту мәсьәләләреннән тыш, Иделне савыктыру программасына да тукталды. “Без Россия Экология министрлыгы белән сөйләшүләр алып барабыз. Федераль һәм республика бюджетыннан акча күчәргә тиеш. Елга буйларын ныгыту эшләрен дә дәвам иттерәбез. Безгә сулыкларны чүптән арындырырга кирәк. Ярларны ныгыту программасы өч елга исәпләнгән. Шул вакытка без барлык эшләрне төгәлләргә тиеш. Бишбалта күленә килгәндә, әле бер көн элек кенә биредә киңәшмә булды. Бу җирдә зур эшләр башкарылган, киләчәктә нишлибез, дигән сорау туган. Җавап әзер, эшлибез”, – ди министр.
Экологлар республика халкын өмәгә чакыра. Иң актив гаиләне дә билгеләргә исәпләп торалар. Моның өчен эшләгән эшләрне #эковесна2018 хештегы белән интернеттагы социаль челтәрләргә урнаштырып барырга кирәк булачак. Иң актив кешеләр бүләкләр алса, җиңеп чыккан гаиләне Кырымга ял итәргә юллама көтә.
Чыганак:
http://www.vatantat.ru
(
Гөлгенә ШИҺАПОВ
)
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
27
декабрь, 2025 ел
28.12.2025 елга ашыгыч кисәтү
28.12.2025 елга ашыгыч кисәтү
26
декабрь, 2025 ел
Яңа ел могҗизалары
2026 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турында
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз