5 нче апрель көнне Карадуган гимназиясенең 4,5,6 нчы сыйныф укучылары кабаттан психологлар Закирова Г.Н һәм Идрисова А.В белән очрашты. Тренинглар вакытында 4-5 нче сыйныфлар әти-әни, гаилә кадерен аңларга өйрәнсә, 6 нчы сыйныфның малай-кызлары интернеттан дөрес файдалану серләренә төшенделәр.