ЯҢАЛЫКЛАР


4
декабрь, 2017 ел
дүшәмбе

   Чепья авылында яшәүче Разия Садыйк кызына Шәйхетдинова 2 декабрь көнне 90 яшь тулды. 

 1 декабрь көнне Чепья авыл китапханәсендә язмыш сынавына дучар булган язучылар белән һәм аларның иҗатлары белән таныштыру, үзеңә бирелгән гомернең кадерен белеп, көчле рухлы булып яшәргә кирәклеген төшендерү максатыннан укучыларыбыз өчен "Язмышларны җиңгән әдипләр" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Бу кичәдә җирлегебез башлыгы Нотфуллин Азат Газизуллович та катнашты.

Княбаш авылында яшәүче Рәхимҗанов Гафурҗан Рәхимҗан улына 2 декабрь көнне 90 яшь тулды.

29 ноябрь көнне Борнак авыл китапханәсендә 6-7 сыйныф укучылары өчен "Конституция- төп законыбыз" исемле кичә булып узды. Кичә барышында укучылар "Татарстан  конституциясенә 25 ел" исемле күргәзмә белән таныштылар, фикер алыштылар.


2
декабрь, 2017 ел
шимбә

24 Ноябрь көнне Көек авылы китапханәсендә әниләр көненә багышлап “Айсылу” кинофильмын күрсәтеп, әлеге фильмының төп героинясы якташыбыз Гөлназ Галимуллина белән очрашу үткәрдек. Хатын-кыз язмышының, алай гына да түгел, гарип кызның тормышын чагылдырган әлеге фильм Көеклеләргә бик ошады. Бик җанлы, оешкан төстә барган әңгәмәләрдән соң, чара чәй өстәле белән тәмамланды.


30
ноябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Смәел авыл китапханәсе “Сандугач” балалар бакчасы белән берлектә “Әнием күз нурым” дип исемләнгән кичә уздырды.

Ул күзләрдә –тиңсез ярату да,

Ул күзләрдә-бәхет шатлыгы.

Әни күзләрендә безгә дигән        

Ихлас теләк,өмет,яктылык!

30 ноябрь көнне Балтач үзәк зурлар китапханәсендә “Әнкәм- дөньям нуры” дип исемләнгән бәйге үткәрелде. Актив китап укучыларыбыз әниле-кызлы Дамира һәм Энҗе Гыйльмуллиналар, Зилә һәм Әдилә Ильязовалар, Илсөя Әүхәдиева һәм Миләүшә Әхмәтбаевалар үзләренең осталыкларын, уңганлыкларын күрсәттеләр. Район кино оешмасы тәкъдим иткән “Айсылу” нәфис фильмы да китап укучылар күңеленә хуш килде.

Әгәр  Сезгә үз шәхси мәнфәгатьләре өчен хезмәт вазифаларыннан файдалану, “хөкүмәт акчасын үзләштерү, ришвәт бирү, ришвәт алу” очраклары билгеле булса, “Ышаныч тартмалары»на язып сала аласыз, алар түбәндәге адрес буенча урнашкан:

“Ак Барс” көрәш Сараенда чираттагы Татарстан беренчелегенең җиңүчеләре билгеле булды. Җиңүчеләр арасында безнең команда вәкиле дә бар. Татарстанның атказанган спорт остасы Ранил Габдрахманов кул астында шөгыльләнүче Борнак егете Илнар Муллахмәтов 70 килограмм үлчәү авырлыгында өченче булды. Аңа бүләкләрне ТР Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов тапшырды. Командабыз да унынчы булып “алтын” унлыкка керә алды.


29
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Балтачта балигь булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды. Утырышта Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина, балигь булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы секретаре Илсөяр Гарифуллина катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International