Бәйге Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, Казан (Идел буе) федераль университеты белән берлектә татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстерү, укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә кызыксыну уяту, әдәби иҗатка сәләте булган яшьләрне ачыклау, барлау, яшь язучыларны таныту, осталыкларын үстерергә ярдәм итү максатыннан татар телендә иҗат итүче мәктәп укучылары арасында уздырыла.
Быел районыбызның 16 мәктәбеннән 32 укучы (төрле номинацияләрдә 39 эш) икенче турга узды. Бүген әлеге укучылар Арча шәһәренең 6 нчы санлы мәктәбендә мәртәбәле жюри алдында имтихан тотты. Нәтиҗәләр соңрак билгеле булачак.