Балтачта җитди тикшерүләр үтә яки Кемерово фаҗигасе Балтачка янамыймы?

2018 елның 3 апреле, сишәмбе
Кемерово фаҗигасеннән соң республика җитәкчелеге карары нигезендә социаль-мәдәни объектлар, халык күпләп җыела торган биналар, оешма һәм учреждениеләр таләпләр буенча тикшерү  үтәргә тиеш. Әлеге төр тикшерү Балтачта да дәвам итә. 

Район прокуроры ярдәмчесе Гөлнара Галиуллина, Балтач һәм Кукмара районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге Фәрхәт Кәлимуллин Балтачтагы спорт корылмаларында һәм үзәк хастаханәдә булып янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлешен тикшерде.

Автор: Гөлзидә Газизуллина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International