ЯҢАЛЫКЛАР


29
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

25 ноябрь – гаҗәеп күркәм бәйрәм – Аналар көне. Шул уңайдан без дә – Балтач үзәк балалар китапханәсе балалар бакчасы балалары белән берлектә 29 ноябрь көнне “Әнием кадерлем” дигән бәйрәм иртәсе уздырдык.  Бәйрәмебезгә 2 нче номерлы балалар бакчасы нәниләре әниләргә багышланган тамаша тәкъдим итте ә 1 нче номерлы бакча балалары аларга көч, биреп торды. Кичәбез күңелле уеннар белән үрелеп барды.   Нәни китап укучыларыбыз әниләренә матур теләкләрен, уй кичерешләрен җиткерделәр.  Аларга кушылып без дә, китапханәчеләр дә әниләребезне бәйрәм белән котлыйсы килә:    Кадерле, газиз әниләребез! Сезне бәйрәмегез белән чын йөрәктән котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер телибез. Балаларыгызга картайган көннәрегездә дә терәк булып, ә сезгә, гомер буе алар янәшесендә, кадер – хөрмәттә яшәргә язсын.

   

9 декабрь – Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне якынлашу уңаеннан, районыбызда айлык игълан ителде. Әлеге уңайдан башкарылачак эшләр һәм план-бурычлар белән танышу, йөкләмәләр алу  максатыннан җаваплы вәкилләрнең киңәшмәсе булып узды.


28
ноябрь, 2017 ел
сишәмбе

Бүген - 28 ноябрьдә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Татьяна Воропаева һәм балигь булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы секретаре Илсөяр Гарифуллина эшлекле визит белән безнең районга килеп, гражданнарны кабул итте. 

“Бердәм Россия”  Бөтенроссия сәяси партиясе оешуга 16 ел тулу уңаеннан, районда  “Бердәм Россия”нең Балтач җирле бүлеге секретаре,  район башлыгы, район Советы  җитәкчесе  Рамил Нотфуллин “Бердәм Россия” сәяси партиясе җирле бүлегенең  җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте.

Балтачта  район мәгариф идарәсе бинасы каршында укытучыга хөрмәт йөзеннән һәйкәл куелды.

27 ноябрьдән алып 3 декабрьгә кадәр "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Балтачтагы җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә һәм барлык авыл җирлекләрендә җирлек башлыклары һәм шул җирлек депутатлары тарафыннан билгеләнгән график нигезендә гражданнарны кабул итү оештырыла.


27
ноябрь, 2017 ел
дүшәмбе

   Балтач җирлегендә яшәүче Саҗидә Садыйк кызы Закирова 27 нче ноябрь көнне 90 яшь тулды. 

25 ноябрь көнне, Әниләр көне уңаеннан Түбән Кенә авыл клубында  "Пар канатлар" дип исемләнгән тематик кичә узды. Кичәдә бергә 55, 57 ел пар канатлар булып гомер итүче гаиләләр хөрмәтләнде. Кичәне авыл җирлеге башлыгы Шамиль Вакил улы Низамиев котлау сүзләре белән ачып җибәрде. Кичәбезнең кунагы район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гайнетдинов Илхам Фидаиль улы да тату пар гаиләләргә, гәзиз әниләргә үзенең изге теләкләрен җиткерде. Кичәбез җыр-биюләр, изге теләкләр белән үрелеп барды.

Әни,әнкәй..!Әйе,Ана –ул дөньяда иң бөек кеше.  Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълеген аңларга өйрәтүче, үз җаны аша уздырып, күкрәк сөте белән иман иңдерүче Әни.Алар алдында бурычыбызны гомер буена да түләп бетерә алмыйбыз.Әниләрнең кадерен яши-яши генә аңлыйбыз.23 ноябрь көнне  Борнак авыл китапханәсенә “Дөньяның матурлыгы әнкәйләрдә” исемле кичә әниләр белән  үткәрелде.Кичәдә  әниләр  турында сөйләнелде,матур шигырьләр  укылды,җырлар җырланды.Кичә  һәркемнең күңелендә калырлык  булып  үтте.


26
ноябрь, 2017 ел
якшәмбе

Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә без һәркемнең йөрәгенә бик якын бәйрәм – Әниләр көнен билгеләп үтәбез. Бу бәйрәм – балаларыгызның сезгә хөрмәт күрсәтү һәм яратуларын белдерү көне генә түгел, әниләрнең һәр кеше һәм җәмгыять тормышында бик зур роль уйнавын тану да.Әни – тормышын башыннан алып ахырынача безгә, балаларга багышлаган бердәнбер кеше ул. Һәр әни үз баласының лаеклы тормышта яшәвен, акыллы, укымышлы, уңышлы, матур, кешеләрнең хөрмәтенә лаек булуын тели.Бездә булган барлык яхшы, мөһим нәрсәләр – гаилә җылысы, уңайлыклар, хәтта тормышыбыз өчен дә без сезгә – әниләргә бурычлы. Әниләр көненә карата 23 ноябрь көнне  Арбор авыл китапханәсендә “Тормыш бизәге сез...”дип исемләнгән тематик кичә оештырылды. Әлеге чарада әниләргә багышланган матур -матур җырлар,шигырләр яңгырады.Күңелле уеннар  белән бергә үрелеп барды.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International