ЯҢАЛЫКЛАР


30
март, 2018 ел
җомга

  27 март көнне Борнак авыл китапханәсендә  язучы,драматург  Рабит Батуллага 80 яшь тулу уңаеннан “Кичер мине, әнкәй” әсәре буенча зурлар белән әңгәмә үткәрелде.Әсәр тирән мәгънәгә ия.Китап укучылар әңгәмә барышында бик теләп фикер алыштылар. “Эзләнүләр юлыннан” исемле китап күргәзмәсе ясап куелды.

29 мартта  Бөек Ватан сугышы ветераны Гарифҗан Галиевныӊ туган көне. "Халыклар дуслыгы" музееныӊ алыштыргысыз җитәкчесе, СССРның халык мәгәрифе отличнигы, икенче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены иясе Гарифҗан Галиевне белмәгәннәр сирәктер.

30 март көнне Куныр авылы китапханәсендә Куныр балалар бакчасының зурлар группасы белән  “Китапханә – белем иле” исемле әңгәмә  узды. Балалар китапханәдәге күргәзмәләр белән танышты,  Т. Шакированың “Тәмле сүз, әдәпле булу серләре” китабыннан шигырьләр кычкырып укылды.

2018 елның 28 мартында социаль- тернәкләндерү бүлекчәсендә янгын вакытында үз-үзеңне тоту буенча тактик өйрәнүләр уздырылды.


29
март, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген - 29 март көнне, көндезге  сәгать икедә район Советының кече утырышлар залында Балтач муниципаль районының иҗтимагый Советы утырышы булды. Утырышта район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча җаваплы урынбасары Илһам Гайнетдинов, район үзәк хастаханәсенең баш табибы Газинур Дәүлиев, Чепья, Куныр,  Нөнәгәр авыл җирлеге башлыклары һәм  иҗтимагый Совет вәкилләре катнашты.

29 нчы мартта Смәел авыл китапханәсе,балалар китабы атналыгы кысаларында , балалар бакчасына йөрүче нәни укучыларыбыз белән “Без китап яратабыз” исемле китап уку иртәсе үткәрде.

Бүген, ягъни 29 март көнне район Советының утырышлар залында өченче чакырылыш Балтач район Советының XXI утырышы  булды. Балтач муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Рамил Рәшит улы Нотфуллин  кыска вакытлы ялда булу сәбәпле, утырышны аның урынбасары Наил Сабирҗанов алып барды. Утырышта район Советы депутатлары, район Советы һәм район башкарма комитеты җитәкчесе һәм бүлек мөдирләре, авыл җирлеге башлыклары катнашты.


28
март, 2018 ел
чәршәмбе

27нче мартта Смәел авыл китапханәсендә 5-7 сыйныф укучылары өчен “Тамчы шоу” үткәрелде. Чарада  укучылар Татарстан Республикасы, аның күренекле шәхесләре, истәлекле урыннары һәм татар халкының гореф-гадәт йолалары, әдәбияты буенча алган белемнәрен сынадылар.

 

20 март көнне Түнтәр авыл китапханәсендә 6 сыйныфта укучы балалар белән “Батулланың иҗат бакчасы” исемле әңгәмәгә җыйналдык. Әңгәмәне язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән танышудан башладык. “Коңгырт әтәч” исемле хикәясен укыдык, фикер алыштык.

Бөрбаш авылында  яшәүче Шаяхметова Крестина Роман кызына 28 март көнне 90 яшь тулды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International