2018 елның 28 мартында социаль- тернәкләндерү бүлекчәсендә янгын вакытында үз-үзеңне тоту буенча тактик өйрәнүләр уздырылды.
Өйрәнүләр Кемерово шәhәрендә булган янгын вакытында hәлак булганнарны бер минутлык искә алу белән башланды.
Аннан соң Эдуард Николаевич тернәкләнү узучылар, эшләүче хезмәткәрләр белән инструктаж үткәрде, запас чыгу юлларын, эвакуация планын тикшерде, янгын килеп чыккан очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшереп үтте.
Өйрәнүләрдән сон Эдуард Николаевич гадәттән тыш хәл вакытында нинди телефон номеры буенча шалтыратып хәбәр итәргә кирәклеген искәртеп үтте.