Балтач районы иҗтимагый Советының көн темасында – Чепья табиблык  амбулаториясе эшчәнлеге

2018 елның 29 марты, пәнҗешәмбе

Бүген - 29 март көнне, көндезге  сәгать икедә район Советының кече утырышлар залында Балтач муниципаль районының иҗтимагый Советы утырышы булды. 

Утырышта район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча җаваплы урынбасары Илһам Гайнетдинов, район үзәк хастаханәсенең баш табибы Газинур Дәүлиев, Чепья, Куныр,  Нөнәгәр авыл җирлеге башлыклары һәм  иҗтимагый Совет вәкилләре катнашты.

Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1.Район үзәк хастаханәсендә диспансеризация үткәрүнең соңгы 3 елдагы нәтиҗәләре турында.

2.Чепья   табиблык  участогында    яшәүче  халыкка станиционар медицина ярдәме күрсәтү турында.

3.Фикер алышу.

Район үзәк хастаханәсенең баш табибы Газинур Дәүлиев әлеге темалар хакында тулы бәя биреп, үзәк хастаханәнең эшчәнлеге белән таныштырды. Диспансеризация үтүнең мөһимлеген ассызыклады һәм  активлык булдыруны тәэмин итү мәсьәләсен күтәрде.  Район халкының үз сәламәтлегенә битараф булмыйча, җитдиерәк каравын сорады,  Иң төп борчыган тема буларак, Чепья   табиблык  участогында    яшәүче  халыкка станиционар медицина ярдәме күрсәтү дәвам итәчәк. Көндезге дәвалану койкасы саны 9га җитте. Киметмәдек, киресенчә икегә арттыра алу мөмкинлеге таптык. Киләчәктә бу участокта урнашкан амбулатория ябылмаячак, дип ышандырды.

Газинур Дәүлиев: "Ә табиб күзәтүенә мохтаҗ булган авырулар һәм график нигезендә ятып дәваланучылар  район үзәк хастаханәсенә мөрәҗәгать итәргә тиеш була. Безнең район халкының 20 проценты Чепья зонасында яши. Димәк, үзәк хастаханәдә медицина ярдәме күрсәтелүче һәм ятып дәваланучыларның саны да шул кадәр күләмдә булуны контрольдә тотарга тиешбез. Бу бурыч барлык табибларга да җиткерелде", дип белдерде. 

Чепья зонасына караган авыл җирлекләре башлыклары бу мәсьәләнең һәр утырыш, җыелыш һәм халык җыеннарында күтәрелүен ассызыкладылар. Халыктан кергән сорауларны җиткерделәр. Шулай ук Чепья ветераннар Советы рәисе Петр Чернов та бу җитди мәсьәләгә карата үз фикерен белдерде. 

Утырышны Балтач муниципаль районының иҗтимагый Совет рәисе Вакыйф Зәкиев алып барды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International