Аныӊ тарафыннан оештырылган музей дөньяның төрле почмакларыннан елына 15 меңнән артык кеше кабул иткән. Төрле чорда монда 26 чит илдән кунаклар булган, экспонатлар белән танышканнар. Биредә 22 меңнән артык экспонат исәпләнә. 38 телдә язылган истәлекләр китабы гына да 13 томнан тора! Музейда 10 зал бар, шуның бер залы Бөек Ватан сугышына багышлана. Заманында Гарифҗан абый үзендә сугыштан алып кайткан 133 ядъкәр дә биредә урын алган. Гарифҗан ага - гаять данлыклы шәхес, туган авылы Каенсарда үз көче белән, сугыш каһарманнарына һәйкәл куйдырган кеше ул.
Бөек Ватан сугышы ветераны Гарифҗан Галиев туган көнен эш урында, музейда каршы алды. Аны район җитәкчелеге, укучылар зурлар котладылар, рәхмәтләрен җиткерделәр.
Фотода юбилярны район ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллин белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов тәбрикләгән мизгел.