15 ноябрь көнне Балтач шәһәр җирлегенең утырышы булды. Утырышта 3 сорау каралды.
13 ноябрьдә районыбыз өчен бик әһәмиятле вакыйга булды. Бу көнне көзге чакырылыш кысаларында чираттагы хәрби хезмәткә чакырылучы 18 егетне тантаналы төстә озату чарасы оештырылды.
Тимирязев исемендәге җәмгыять призына узучы ярышларның әнә шул кадәрле тарихы барлыкка килгән. Әлеге ярышның җиңүчеләре белән танышыйк...
Бүген - 15 ноябрь көнне Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары,Римма Атлас кызы Ратникова эшлекле сәфәр белән Балтачка килде.
Бүген 14 ноябрь көнне район Советының утырышлар залында иртәнге сәгатьләрдә район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров җитәкчелегендә бүлек, оешма һәм учреждение, банк җитәкчеләре, дин әһелләре белән киңәшмә узды. Көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр каралды: референдумга әзерлек, алдан тавыш бирү мөмкинлеге, салымнарны вакытында түләү, ЕСИА программасына күчү.
Шушы көннәрдә “Социаль туризм” программасы буенча социаль- тернәкләндерү бүлекчәсендәге мөмкинлеге чиклеләр кешеләр hәм пенсионерлар Чепьяда урнашкан “Халыклар дуслыгы” музеенда сәяхәттә булып кайттылар.
Ул авыл хуҗалыгы техникаларын кышкы саклауга кую һәм ремонтлау графигы белән танышу максатларыннан оештырылган иде. Биредә белгечләр тарафыннан бурычлар билгеләнде, киңәш-тәкъдимнәр җиткерелде. Тиешле таләпләрне башкарырга кирәклеге ассызыкланды.
Бүген һәм иртәгә, ягъни 10 -11 ноябрь көннәрендә район салым инспекциясендә "Ачык ишекләр көне" үтә. Райондашларыбыз 10нчы ноябрь көнне 9.00-18.00 сәгатьләрдә, ә шимбә - 11енче ноябрьдә 10.00- 15.00 сәгатьләргә кадәр салым инспекциясенә килеп, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таба алачак.
Балтачта сайлау комиссияләре вәкилләре белән эшлекле очрашу булды. Районның 33 сайлау участогы комиссиясе вәкилләре, авыл җирлеге башлыкларының урынбасарлары - барлыгы 80 хезмәткәр 8 ноябрьдә район Советының утырышлар залына референдумга әзерлек уңаеннан киңәшмәгә җыелды. Киңәшмәне район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Равил Кәримов алып барды. Көн тәртибендә реферндум көнне эш планы каралды, җаваплы хезмәткәрләргә бурычлар йөкләнде.
Бүген, 10 ноябрьдә, Россия Федерациясендә эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.
Хөрмәтле полиция хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихластан тәбрик итәм. Сезнең хокукый дәүләт төзүгә керткән өлешегез бәяләп бетергесез. Көнне төнгә ялгап Балтачыбыз халкының иминлеген саклыйсыз, закон һәм хокук тәртибе сагында торасыз.