Район башлыгы Рамил Нотфуллинның мәдәният хезмәткәрләренә котлавы

2018 елның 26 марты, дүшәмбе

Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре!

Сезне чын күңелдән Мәдәният хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәм. Бу көн районыбызның рухи-мәдәни үсешенә, ата-бабаларыбыздан калган бай мирасыбызны танытуга бәяләп бетергесез өлеш кертүчеләрне, күпмилләтле Балтач районы мәдәниятенең бүгенгесенә, үткәненә һәм киләчәгенә битараф булмаган һәркемне берләштерә!

Мәдәният хезмәткәрләре көне - музейлар, китапханәләр, клублар, сәнгать мәктәпләрендә эшләүчеләр тантанасы гына түгел, бу көнне сезнең белән бергә күпсанлы тамашачылар, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар, укучылар һәм музей сөючеләр дә бәйрәм итә.

Районыбызда мәдәният гаять тиз үсеш кичерә. Даими рәвештә фестивальләр, бәйгеләр, күргәзмәләр, концертлар, театраль вакыйгалар булып тора. Аларны уздыру өчен матди җирлекне тудыру безнең изге бурыч. Соңгы елларда район мәдәният учреждениеләренең материаль базасын ныгыту һәм яңарту буенча зур эшләр башкарылды. Мәдәният, интеллектуаль байлык, иҗади казанышлар - районыбыз үсешенә көчле этәргеч бирүче ресурс булып тора. Күпчелек очракта безнең уңышлар, хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре - сезнең тырыш хезмәтегез нәтиҗәсе дә ул. Мәдәният хезмәткәрләре - кызыклы, иҗади, мавыгучан, инициативалы шәхесләр. Районыбызның иҗат коллективлары, аларның таланты республикакүләм тамашачыны да әсир итә, алар даими рәвештә иҗади бәйгеләрдә катнашып килә.

Соңгы елларда районыбыз мәдәни өлкәдә республика күләмендә зур казанышларга иреште,  мәдәният учакларыбыз  күркәм  чаралар, заманча зур масштаблы бәйге һәм  фестивальләр мәйданына әйләнде. Үзешчән  коллективларыбыз да, осталыклары белән район халкының мәхәббәтен яулап,  районыбызның мәдәни потенциалын үстерүгә үз өлешләрен кертәләр.

Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре, нәтиҗәле хезмәтегез, иҗади эзләнүләрегез, гүзәллекне күрә һәм аңлый белүегез, шул хисләрне башкаларга да күчерергә торышуыгыз өчен сезгә чын күңелдән рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Һәммәгезгә сәламәтлек, гаиләләрегездә иминлек, эшегездә уңышлар,  яңадан-яңа биеклекләр телим.

Олы ихтирам белән Балтач  районы башлыгы Рамил Нотфуллин 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International