“Татарстан Геройлары” дип исемләнгән дәрес үткәрү

2018 елның 26 марты, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Балтач гимназиясенең 6 нчы сыйныф укучылары һөнәри юнәлеш бирү эше үткәрү кысаларында «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә кунакта булдылар. Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе мөдире Энҗе Корбанова һәм өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина үзләренең эшләре белән таныштырдылар. Шулай ук балалар үзләрен кызыксындырган сорауларны да бирә алдылар. Социаль педагог Наталья Закирова әфганчылар кабинетында “Татарстан Геройлары” дип исемләнгән дәрес үткәрде. Укучылар бик күп яңа мәгълүмәт белделәр, әфган сугышында кулланган кораллар һәм солдатларның киемнәрен тотып карый алдылар. Бигрәк тә балаларга психолог Гүзәл Зиганшина сенсор бүлмәсендә үткәргән дәресе ошады. Биредә алар рәхәтләнеп ял итте һәм унай тәисир алып чыктылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International