Балтач районында "Кышны озату" бәйрәме гөрләде

2018 елның 26 марты, дүшәмбе

Балтач шаулап-гөрләп, бәйрәм итеп, кар бураннар туздырып кышны озатты, шат күңелләр белән язны каршы алды. Бәйрәмебезнең төп кунаклары Кыш бабай белән Нәүрүз кызы булды. 

Районыбыз халкын һәм кунакларны башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров "Кышны озату"  бәйрәме белән котлады. 

Бәйрәм чарасы төрле уен көле, ярыш, бәйгеләр белән дәвам итте. Мәдәният хезмәткәрләре үзләренең дәртле җырларын бүләк итте.

https://vk.com/album-122979932_252421858

#БАЛТАЧ #Балтаси #Татарстан #Нәүрүз #Кышныозату

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International