ЯҢАЛЫКЛАР


10
ноябрь, 2017 ел
җомга

Мәдәни көндәлек кысаларында Яңгул китапханәчеләре 2 нче ноябрь көнне"Кемнәр җитез,кемнәр тапкыр" дигән  табышмаклар кичәсе үткәрделәр.


9
ноябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

   Иске Торҗа авылында яшәүче Кокрова Зинаида Александровнага 9 ноябрь көнне 90 яшь тулды. 

   Комзавод авылында яшәүче Миннемуллина Мөкәррәмә Миннемулла кызына 9 ноябрь көнне 90 яшь тулды.

8 ноябрь көнне Балтач районы администрациясе хезмәткәрләре ГТО нормалары тапшырды. Алар яшь үзенчәлекләрена карап 14 төрле нормативны үтәделәр. Муниципаль хезмәт вазыйфасын тиешле дәрәҗәдә башкарган кебек, хезмәткәрләр спортта да сынатмыйлар. Актив рәвештә һәр биремне үтәп барырга тырыштылар. 

3 ноябрь көнне  Борнак авыл китапханәсендә халыклар бердәмлеге көне уңаеннан  “Бердәмлектә көч” исемле әңгәмә  4-7 сыйныф укучылары белән үткәрелде.Халыклар бердәмлеге көне тирән мәгънәгә ия.Ул безне бердәм булырга,ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә.Укучылар истәлекле көннең тарихы белән таныштылар,нәрсә ул Ватан һәм бердәмлек кебек сораулар буенча фикер алыштылар.

Бәйрәм көне уңаеннан китап күргәзмәсе дә ясап куелды.  


8
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

8 ноябрь көнне «Наз» Халыкка комплекслы социаль хезмәт курсәтү үзәгендә социаль һәм медицина хезмәткәрләре өчен уку оештырылды.

4 ноябрь көнне Чапшар авыл клубында Бердәмлек көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан Норма авыл җирлеге буенча Яшьләр форумы оештырдык. Бу бәйрәм үз илеңә, туган ягыңа патроитлык хисләре тәрбияләү, тирә-юньдәге кешеләрнең бер-берсенә ярдәмләшеп, берләшеп, төрле милләт халыкларының дус-тату яшәүләре һәм һәркемнең үз туган иле белән горурлану хисләрү уяту максатыннан билгеләнгән. Безнең дә төп максатыбыз күрше тирә авыл яшьләренең дуслык-татулык җепләрен ныгыту, аларның уй-фикерләрен, тәкъдимнәрен, идеяларын, проблемаларын тыңлау һәм бергәләшеп фикер уртаклашу иде. Форумга Норма авыл җирлеге башлыгы Тимур Фәргат улы Гатауллинны, районыбызның Яшьләр оешмасы җитәкчесе Рөстәм Рафис улы Загидуллинны чакырдык. Алар яшьләр өчен нинди мөмкинлекләр, программалар, проектлар барлыгын аңлаттылар һәм сорауларга җавап биреп, авыр мәсьәләләрне бергәләп чишәргә килештеләр. Соңыннан “Яшьләр-онлайн” төркеме җитәкчесе Асадуллина Гөлназның тәкъдиме буенча бөтен җирлек яшьләре бергә җыелып концерт куярга дип карар чыгардылар.

5 ноябрь көнне Чапшар авыл клубында, балаларның каникул чорында ялларын күңелле үткәрү максатыннан, “Көз, көз әйт әле кәрзинеңдә ниләр бар?” дип исемләнгән “Сөмбелә” кичәсе үткәрдек. Балаларны  Көз кызы Сөмбелә белән таныштырдык. Сөмбелә аларга кызыклы табышмаклар, сораулар биреп тапкырлыкларын сынады. Көз кызын озатканнан соң командаларга бүленеп бәйге үткәрдек. Бәйге тәмамланганнан соң күмәк “Сигезле”, Биш пар” , “Алдыр чишмә тамчылый” җырлы-биюле уеннар уйнап күңел ачтык. 

Пыжмара авыл җирлеге  Айрат Зиатдинов истәлегенә уздырылган кул көрәше ярышларында катнашты.

28 ел даими үткәрелә торган «Сельхозтехника» кубогына волейбол ярышлары бу елда хәзерлекле командаларныӊ ишле булуы белән аерылып торды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International