“Ах,юбилей, юбилей...” бәйгесе

2018 елның 21 марты, чәршәмбе

20 март көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә районда яшәүче 3-4 сыйныфта белем алучы китап укучыларыбыз арасында татар балалар язучысы Х.Халиковның тууына 85 еллыкка, аның “Иң шатлыклы көнем” исемле китабы нәшер ителүгә 35 ел тулуга багышлап,  2017 елның декабреннән  2018 елның 15 мартына кадәр дәвам иткән “Ах,юбилей, юбилей...” бәйгесенең “Котлау открыткасы” номинациясенә нәтиҗә ясалды. Бәйгенең икенче турына районның 24 китапханәсе китап укучыларыннан иҗади эш килде. Бәйгегә килгән эшләр белән танышканнан соң, жюри түбәндәге фикергә килде:

1 урынга Балтач үзәк балалар китапханәсе китап укучысы, МБГБУ “Балтач гимназия”сенең 4А сыйныфта белем алучы Закирова Алисәнең (җитәкчесе Закирова А.К.) иҗади эше чыкты.

2 урынга ике эш тәкъдим ителде. Чепья балалар китапханәсеннән МБГБУ “Чепья урта мәктәбенең” 3 сыйныф укучысы Рәхимов Айнур һәм Сәрдек авыл китапханәсе китап укучысыМБГБУ “Пыжмара төп белем бирү мәктәбе”нең 4 сыйныфында белем алучы Гайнуллина Нәргизәнең эшләре лаек булды.

3 урынны шулай ук ике бала бүлеште. Смәел авыл китапханәсе китап укучысы, МБГБУ “Смәел урта мәктәбе”нең 4 сыйныф укучысы Гайфиева Әдилә һәм Дорга авыл китапханәсеннән МБГБУ “Улисьял башлангыч мәктәп-балалар бакчасы”ның 4 сыйныф укучысы Хакимов Ренатның эшләренә бирелде.

Шулай ук Шеңшенәр авыл китапханәсеннән МБГБУ “Ор башлангыч мәктәп-балалар бакчасы”ның 4 сыйныф укучысы Шафигуллина Алиянең (җитәкчесе Галиева З.Н.)  һәм Куныр авыл китапханәсеннән МБГБУ “Куныр урта мәктәбе”нең 4 сыйныф укучысы Рамазанова Чулпанның (җитәкчесе Гафиуллина Л.В.) эшләре кызыксындыру бүләгенә ия булдылар.

  Балаларны зур җиңүләре белән котлыйбыз һәм алдагы бәйгеләрдә дә катнашуларын көтеп калабыз.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International