Смәел авыл китапханәсендә балалар язучысы,прозаик һәм драматург Дәрҗия Аппакованың тууына 120 ел тулу уңаеннан "Әсәрләре - тормыш дәреслеге" әдәби кичәсе уздырылды. Д.Аппакованың әсәрләре балаларда өлкәннәргә, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә карата миһербанлылык, хөрмәт хисен тәрбиялэүгә юнәлдерелгән.Кичәдә балалар язучының тормыш юлы,хикәяләре белән таныштылар.Мәрхәмәтлелек агачы "үстерделәр".