Балтачта “Созвездие–Йолдызлык – 2018” фестиваленең сайлап алу туры үтә

2018 елның 20 марты, сишәмбе

“Созвездие–Йолдызлык – 2018” фестиваленең сайлап алу турына Биектаудан 295, Әтнәдән 47, Теләчедән 140, Кукмарадан 160 , Сабадан 194, Арчадан 187 кеше килде. Барлыгы 1327 кеше фестивальдә катнаша. Балаларыбызга уңышлар телик!“Созвездие-Йолдызлык–2018” эстрада сәнгатенең унсигезенче Ачык Республика телевизион яшьләр фестивалендә мөхтәрәм жюри эшли.

Жюри составында Россия Федерациясенең, Татарстан Республикасының халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Н. Җиһанов исемендәге Казан Дәүләт консерваториясе профессоры, жюри рәисе Зилә Сөнгатуллина, РФның мәдәният өлкәсендәге премия лауреаты, Россия театр эшчәнлеге Союзы әгъзасы, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең генераль продюсеры, жюринең рәисе Дмитрий Туманов, ТР атказанган артисты, тележурналист Илфат Абдрахманов, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, мәдәният һәм сәнгать буенча региональ җәмәгатьчелек оешмасы Президенты, режиссер -постановщик (Мәскәү шәһәре) Владимир Аносов, РФның атказанган артисты, ТРның халык артисты, Казан Дәүләт Мәдәният һәм сәнгать институты профессоры, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш балетмейстры Раилә Гарипова, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, “Созвездие-Йолдызлык”ны үстерү буенча директор Айдар Гайнетдинов, ТРның атказанган артисты, халыкара конкурслар һәм фестивальләр лауреаты, “Зөләйлә” триосы солисткасы Ләйсән Закирова, җырчы, актриса, продюссер, Россиянең халык артисты Сергей Безруков җитәкчелегендәге Мәскәү губернясы труппасы җитәкчесе Алина Ивах, ТРның атказанган артисты, алып баручы, “Радость моя” дигән балалар каналының режиссер-куючысы (Мәскәү) Дмитрий Платонов, ТР Президенты каршында мәдәниятне үстерүдә яклау Фонды башкарма директоры Нурния Хашимова һәм башка бик күп мәгълүм шәхесләр бар иде. Шулай ук район мәдәният үзәгендә башкаладан һәм дә күрше-тирә районнардан бик күп журналистлар, телеоператорлар эшли

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International