ЯҢАЛЫКЛАР


8
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин “Татмедиа” тарафыннан игълан ителгән “Якыныңны яздырт” акциясен башлап җибәрде һәм әтисе Рәшит аганы район газетасы “Хезмәт”кә яздырды. 


7
ноябрь, 2017 ел
сишәмбе

5 ноябрь көнне Карадуган мәдәният йортында Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясенең 25 еллыгы уңаеннан балалар өчен “Дуслык күпере” дип исемләнгән викторина үткәрелде.

Балтач районы мәгариф идарәсе хәбәр итә:

Мөмкинлекләре чикләнгән балаларны караучы ата-аналары игътибарына:  укучылар һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларга нинди укыту программасы кирәклеген ачыклау һәм медико- социаль экспертиза (ВТЭК) үткәрү өчен ПМПК (психолого- медико- педагогическая комиссия) оештырыла.  

5 ноябрь көнне Субаш мәдәният йортында "Көзге бал" кичәсе булды. Кичәдә "Тукай оныклары" һәм "Яшьлек" командалары ярышты. Кичә музыкаль тәнәфесләр, кызыклы сораулар белән, лоторея билетлары уйнатылып бик күнелле узды. Бәйрәмдә булган барлык кеше дә күтәренке кәеф белән таралышты.

4 ноябрь көнне  Субаш авыл китапханәсендә  мәдәният йорты белән берлектә  Халыклар бердәмлеге һәм Конституция көне уңаеннан тарих укытучысы И. Николаев белән “Россия – уртак йортыбыз” дигән  темада әңгәмә үткәрелде. Бу чарага 8, 9 сыйныф укучылары  һәм яшүсмерләр катнашты. Укучылар Ильнур  абыйларына  үзләрен борчыган сорауларын бирделәр  һәм  кирәкле, төгәл җаваплар алдылар.

Район башлыгы Рамил Нотфуллин күптән түгел башкалабызда Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы беренчелегендә катнашкан районыбыз көрәшчеләрен үзенә чәй янына чакырды.


6
ноябрь, 2017 ел
дүшәмбе

   2017 нче елның 2 нче ноябрендә “Наз” тернәкләнү бүлекчәсенә Урта Көшкәт мәдәният йорты хезмәткәрләре хәйрия концерты белән килделәр.


3
ноябрь, 2017 ел
җомга

3 нче ноябрьдә Смәел авыл китапханәсе “Сандугач” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен “Бердәмлектә безнең көч” дип аталаган иртә уздырды. 4 нче ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан үткәрелгән чарада балалар әлеге истәлекле көннең тарихы белән таныштылар,бердәмлек темасына уеннар уйнадылар, мультфильмнар карадылар.Шулай ук китапханәдә бәйрәм уңаеннан китап күргәзмәсе эшләнелде.

Әйе, бүген - 3 ноябрь көнне Балтач муниципаль районының террорга каршы көрәш комиссиясе утырышында күтәрелгән мәсьәләләрдә саклык, уялык һәм иминлек темалары беренче урынга куелды. Комиссия утырышында комиссия әгъзаләре; район башкарма комитетының бүлек җитәкчеләре; җирле үзидарә башлыклары; «Кайтаваз» радиосы һәм «Хезмәт» район газетасыннан журналистлар; Балтач шәһәр җирлегендә эшләүче имамнар һәм башка дин әһелләре катнашты. Утырышны район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров алып барды. 

28 октябрь көнне Яңгул мәдәният йортында "Көзге бал" кичәсе үткәрелде. Бәйрәмдә яшьләр белән 80 еллар яшьләре көч сынашты,онытылып бара торган халык уеннары,күңелле эстафеталар уйнатылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International