«Ел иганәчесе - 2017» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү

2018 елның 16 марты, җомга

2018нче елның 16нчы март көнне  «Ел иганәчесе  - 2017»  конкурсында җиңүчеләр Гафиуллина Нүрия Гафиулла кызы, Закиров Радик Гайфетдин улы Салих Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт Концертлар залында үткән тантаналы чарада катнашты. Тантаналы чараның төп вакыйгасы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә узды. Бу чарага 4 бала тәрбияләүче күпбалалы Гариповлар гаиләсе дә чакырулы иде. 

«Ел иганәчесе  - 2017»   конкурсында җиңүчеләргә диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International