Казан циркын капиталь ремонттан соң тантаналы ачу

2018 елның 19 марты, дүшәмбе

2018 елның 16нчы мартында Балтач районының 8 күп балалы һәм 2 карамакка бала алып тәрбияләүче гаилә Казан циркын капиталь ремонттан соң тантаналы ачу чарасында катнашты. Әлеге тантана, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашуында узды. Яшь тамашачылар алдында Росгосцирк артистлары «Фиеста» программасы белән чыгыш ясады. Чакырылган кунаклар алдында акробатлар, жонглерлар, клоуннар, гимнастлар һәм шулай ук өйрәтелгән хайваннар чыгыш ясады. Тамаша һәркемгә тирән һәм онытылмаслык тәэсир калдырды. Сәфәр ГТРК «Корстон»да бәйрәмчә төшке аш белән тәмамланды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International