ЯҢАЛЫКЛАР


2
ноябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

28 октябрь көнне Чапшар авыл клубы hәм Кили мәдәният йорты хезмәткәрләре  Чапшар авыл клубында Кили, Пүскән, Чапшар авылы яшьләре өчен "Көзге бал" бәйрәме уздырдылар. Бәйрәмдә егетләр hәм кызлар арасында бәйгеләр оештырылды.

Россия күләмендә “Этнографик диктант” акциясе 3 ноябрьдә узачак. Балтачлылар да әлеге акциягә кушылып, "Халыклар бердәмлеге" көнендә диктант язачак. Диктант язуда теләге булган һәркем катнаша ала. Әлеге чара район үзәк китапханәсенең уку залында сәгать 10.00да башланачак.

Бүген - 2 ноябрь көнне,  хәзерге  минутларда "Халыклар  бердәмлеге көне" уңаеннан,  "Балтач" спорткомплексында район беренчелеге өчен мини-футбол ярышлары башланып китте.

1 ноябрь көнне район башлыгы Рамил Нотфуллин җитәкчелегендә "Үзәкләштерелгән авыл клублары системасы"нда финанс-бюджет мәсьәләре һәм эшчәнлекләрен тикшерү буенча үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре хакында киңәшмә үткәрелде. Киңәшмәдә район башлыгы урынбасары һәм ярдәмчесе, район Контроль-хисап палатасы рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе, аның урынбасарлары, район Финанс-бюджет палатасы рәисе, мәдәният бүлеге җитәкчесе һәм хезмәткәрләре, үзәкләштерелгән бухгалтериянең әлеге тармак буенча җаваплы хезмәткәрләре катнашты. 
 


1
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

29 октябрь көнне Куныр мәдәният йортында "Көзге муллык, көзге бәрәкәт" исемле көзге бал кичәсе булып узды.  ООО "Якты Юл" җәмгыятенең бухгалтерия кызлары белән ООО"Якты юл" җәмгыяте механизаторлары арасында КВН ярышы булды. Кичә концерт номерлары белән үрелеп барды. Кичәгә "Әй, туган авылым, Кунырым..." исеме астында иң матур ишек алды фотоларыннан күргәзмәдә эшләнде.


30
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген 30 октябрь – Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне.

2017 елның 27 октябрь конендә Балтач районы ГХАТ бүлегендә 14 яше тулган яшь гражданнарыбызга иң мөһим документ- паспорт бирү тантанасы булып узды.

  Китапханәләребез рус һәм туган телебездә басылган әдәбият белән даими тулыланып тора. Укучыларның көзге яллары башланыр алдыннан китап укучы балаларыбызны куандырып Балтач үзәк балалар китапханәсе янә яңа китаплар белән баетылды. Кече, урта һәм өлкән мәктәп яшендәге балалар өчен 51 исемдә рус телендә мәктәп программасы буенча рус әдәбияты язучылары китаплары кайтты.Бүгенге китап укучыларыбызны канәгатьләндерерлек итеп басылган, эре шрифтлы, иллюстрацияләр белән баетылган М.Горький, В.Катаев, А.Чехов, А.Грибоедов, Ю.Нагибин, Б.Васильев, М. Пришвин, К. Паустовский һ.б. рус әдәбияты классиклары әсәрләре белән танышырга балаларны китапханәбездә көтеп калабыз.

28-29 октябрь көннәрендә Минзәлә районында республика күләмендә муниципаль хезмәткәрләрнең спартакиадасы кысаларында, волейбол ярышлары булып үтте. Ике көн дәвамында барган киеренке зур ярышларда 18 команда арасында безнең Балтач районы командасы үз югарылыгын саклап кала алды. Балтачыбыз егетләре икенче призлы урынны яулады.

Бишенче  мәртәбә районыбызда  гражданнардан үзара салым җыю системасы эшләп килә. Алда тагын референдум көтә,  бу уңайдан  шушы  һәм башка яңалыклар  хакында Балтач шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Габдрахманов белән әңгәмә кордык.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International