“Язгы мәрхәмәтлелек атнасы” акциясе кысаларында, тирә-юньне саклау проблемаларын өйрәнү максатыннан, 2018нче елның 14нче март көнне социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучылар арасында “Табигать-безнең туган йортыбыз” исемле рәсем конкурсы уздырылды.
Конкурста катнашкан өлкәннәр туган ягыбыз табигатенең матурлыгын үз эшләрендә ачып күрсәтә белделэр, экология, табигатьне саклау темасы- бар кешегә дә якын hәм аңлаешлы икәнлеген ассызлыклап күрсәттеләр.
Мондый конкурслар өлкән яшьтәге пенсионерлар арасында экологик сәнгатьне формалаштырырга булыша.