Район башлыгы Рамил Нотфуллинның торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме уңаеннан тәбрикләү сүзе

2018 елның 16 марты, җомга

Районыбызның хөрмәтле коммуналь хуҗалык хезмәтчәннәре! Мөхтәрәм ветераннар! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас күңелдән тәбрик итәм, эшләрегездә уңышлар, тормышларыгызга муллык, гаиләләрегезгә бәрәкәт телим.

Һәммәбезгә дә мәгълүм, бүгенге заманның уңайлы шартларына кинәнеп яшәү коммуналь хуҗалык  хезмәткәрләреннән башка һич мөмкин түгел. Яктылыкка, җылылыкка, чисталыкка-пөхтәлеккә ирешеп тормыш алып бару өчен әлеге өлкәдә эшләүче һәркемнең тырышлыгы, күңел җылысы, эшкә намуслы карашы кирәк. Район җирлегендә яшәүчеләр коммуналь хезмәткәрләрнең үз эшләренә карата күркәм сыйфатларын көн дә күрә, фидакарь хезмәтләрен таный, рәхмәтле булып яши. Коммуналь тармакта күзәтелгән уңай үзгәрешләр, халык белән мөнәсәбәтләрне җайга салуга ирешү ул сезнең хезмәтегезне тоткарлыксыз башкарудан, аңлашып-аңлатып эшләүдән гыйбарәт. Моның өчен, гомумән, Балтач халкының тормыш сыйфатын яхшыртуда керткән өлешегез өчен Сезгә ихластан рәхмәтемне белдерәм. Җиңелләрдән булмаган хезмәтегез һәр йортка иминлек китерсен, һәрбарчагызга ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, мәшәкатьсез көннәр насыйп булсын. Бәйрәмегез күңелле үтсен!

Ихтирам белән Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил НОТФУЛЛИН

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International