ЯҢАЛЫКЛАР


27
октябрь, 2017 ел
җомга

2017 елнын 27 октябрендә Нөнәгәр авыл җирлеге башлыгы – Ахметханов А.З. Чутай башлангыч мәктәбе укучылары белән очрашты


26
октябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген - 26 октябрь көнне Өченче чакырылыш Балтач район Советының унҗиденче утырышы булды. Бүгенге утырышны Балтач район башлыгы, район Советы рәисе Нотфуллин Рамил Рәшит улы алып барды. Утырыш эшчәнлегендә район башкарма комитеты җитәкчесе, аның урынбасарлары, бүлек җитәкчеләре, район Советының җаваплы хезмәткәрләре, авыл хуҗалыгы, предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре, мәктәп директорлары, шәхси эшмәкәрләр катнашты. 


25
октябрь, 2017 ел
чәршәмбе

21 октябрь көнне Кили мәдәният йортында яшьләр һәм яшүсмерләр белән "Заман афәтләреннән ерак бул!" дип исемләнгән түгәрәк өстәл уздырылды. Яшьләр алкоголь, тәмәке тарту, наркоманиянең зыяны турында фикер алыштылар.


24
октябрь, 2017 ел
сишәмбе

Смәел авыл китапханәсе  "Минем хокукларым" исеме астында 6-7нче сыйныф укучылары өчен әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында  "Балалар хокуклары Конвенциясе" хакында мәгълүмат бирелде, балаларга  хокуклары турында сөйләнелде.


23
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

20-21 октябрь көннәрендә Казанның “Ак Барс” көрәш сараенда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына көрәш буенча республикакүләм ярышлар узды. Аларда районыбыздан ике команда катнашты. Биредә райондашларыбыз да пьедесталга күтәрелә алды.

19-20 октябрь көннәрендә Зәй политехник колледжында 30 яшькә кадәрге яшь комбайнчылар арасында «Хезмәт кешесен данлыйбыз» республика телевизион конкурсы үткәрелде. Әлеге  бәйгедә уңышка ирешеп, райондашыбыз Рәлиф Ильясов ll призлы урын яулады.

20 октябрь көнне үзәк китапханәдә район китапханәчеләре өчен семинар булып узды.

Эшлекле сөйләшүдә алда торган бурычлар ачыкланды. Район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Р.В.Кәримов чыгыш ясады.

Семинар барышында ел дәвамында уздырылган бәйгеләргә нәтиҗә ясалды, җиңүчеләр бүләкләнде.


21
октябрь, 2017 ел
шимбә

   2017 нче елның 20 октябрендә Татарстан Республикасында барган Арменияның сәнгать көнен уздыру кысаларында “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә “Армениянең әдәбият көне” исеме астында әдәби кичә булып узды. 


20
октябрь, 2017 ел
җомга

20 октябрь көнне Балтач үзәк балалар китапханәсенә икенче сыйныф укучылары килде. Алар китапханәгә йөрү тәртипләре,  Бердәм китап укучы билетын (Единый читательский билет ) куллану тәртибе белән танышканнан соң  мәдәни көндәлек проекты кысаларында  “Экологическая сказка” исемле экологик викторинада көч сынаштылар.

Смәел авыл китапханәсе 1нче сыйныф укучылары белән "Таныш булыйк -мин китап"исемле мәдәни дәрес уздырды.Укучылар  китапларның барлыкка килү тарихы ,китапханәгә кайткан яңа китаплар белән таныштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International