Салавыч авылында яшәүче Фазылҗанова Гөлсирә Бәдегетдин кызына 12 март көнне 90 яшь тулды. Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Салавыч авыл җирлеге башлыгы Рафил Сибагатуллин, Балтач район кулланучылар җәмгыяте рәисе Хәйретдин Шәйхетдиновлар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.