Балтачта узачак «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә 1 мең 300 бала катнашуы көтелә 

2018 елның 13 марты, сишәмбе

Татарстанның шәһәр һәм районнарында «Созвездие-Йолдызлык» республика телевизион яшьләр фестиваленең сайлап алу этаплары старт алды. “Созвездие-Йолдызлык” фестивале Татарстан хөкүмәте һәм Татарстан Спорт һәм яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә уздырыла. 

Әлеге фестивальнең зона сайлап алу этабы 20 һәм 21 март көннәрендә Балтачта узачак. Район мәдәният үзәге сәхнәсендә мәртәбәле жюри каршында 7 районның иң талантлы балалары үз сәләтләрен күрсәтәчәк. Балтачта узачак «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә 1 мең 300 бала катнашуы көтелә. 5 яшьтән алып 21 яшькә кадәрге егет-кызлар «Вокал-соло», «Вокал ансамбльләр», «Вокаль дуэт», «Хореография», «Конферанс» номинацияләрендә чыгыш ясаячак. 

Райондашларыбыз Арча, Биектау, Әтнә, Кукмара, Саба, Теләче районнарыннан килгән яшь талантлар белән ярышачак. Конкурсантларга ижади уңышлар телибез. ​

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International