Без бергә

2018 елның 13 марты, сишәмбе

“Язгы мәрхәмәтлелек атнасы” акциясе кысаларында 2018нче елның 12нче марты көнне социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучылар өчен “Без дуслык белән көчле” исеме астында чара уздырылды.

Кичә барышында культорганизатор Фирдания Алексеева “Дуслык” төшенчәсе, төрле халыклар арасындагы буыннан буынга килүче дуслык турында сөйләп узды. Дуслык кагыйдаләре, ягымлы сүзләрне дә искә төшерү тернәкләнүчеләр өчен файдалы да, кызыклы да тоелды.

Мондый чаралар тернәкләнүчеләрне тагын да күмәкләштерә, тернәкләнүдә уңай нәтиҗәгә ирешергә булыша.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International