"Форпост" хезмәткәрләре иң көчлеләрен ачыклый

2018 елның 13 марты, сишәмбе

Яшьләр арасында хокук саклау хәрәкәтенең 20 еллык юбилее уңаеннан һәм 8 март бәйрәме хөрмәтенә “Факел”да ярышлар булып узды.

Биредә Балтач һәм Норма мәктәбе укучылары, аларның әти-әниләре өч спорт төре буенча көч сынашты.

Пневматик коралдан ату буенча:
1 урын – Артем Федоров, Балтач мәктәбе;
2 урын – Земфира Бариева, Балтач мәктәбе;
3 урын – Рәдис Галиев, Норма мәктәбе.

Скакалкада сикерү буенча:
1 урын – Галиев Рәдис Галиев, Норма мәктәбе;
2 урын – Артем Федоров, Балтач мәктәбе;
3 урын – Тимур Хәялеев, Балтач мәктәбе.

Озынлыкка сикерү буенча:
1 урын – Рәдис Галиев, Норма мәктәбе;
2 урын – Тимур Хәялеев, Балтач мәктәбе;
3 урын – Әмир Бариев, Балтач мәктәбе.

Пневматик коралдан ату буенча әти-әниләр арасында беренчелекне Нормадан Светлана Хәялеева яулады. Икенче һәм өченче урыннарны Балтачтан ирле-хатынлы Зөлфия һәм Рөстәм Бариевлар бүлеште.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International